2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Panasonic Россия

2013 елның  11 апрелендә Panasonic Россия компаниясе “Видеоконференцияләр өчен видеомәгълүмат күрсәтү җайланмалары һәм җиһазлар” категориясендә   Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада партнеры булды.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Оештыру комитеты белән килешү кысаларында Panasonic ярышларны төрле аудио-видео продукция белән тәэмин итә. Казандагы спорт объектларын җиһазлау өчен Panasonic  инде меңнән артык төрле диагональдәге ЖК һәм плазма экранлы  һәм җөйсез профессиональ дисплейлар белән тәэмин итте, алардан 4 һәм 9 кв.метр мәйданлы ике видео-дивар эшләнәчәк. Видео-диварларны  Халыкара мәгълүмат үзәгенә (ХМҮ) Универсиада объектларындагы ситуация белән таныштырып бару максатында кую планлаштырыла.

Югары сыйфатлы видеоконференция элемтәсе системасы (HD – сыйфатлы видео күрсәтергә сәләтле) Универсиаданың төп 60 объектын ХМҮ белән тоташтырачак. Аның ярдәмендә оештыручылар һәм Уеннарда катнашучылар бик тиз вакыт эчендә бөтен мәйданчыклар белән дә видео сөйләшүләр алып бара  һәм турыдан-туры элемтәгә тоташа алачак. Бу эре спорт чаралары уздыру өлкәсендә - яңалык, мондый система белән хәзерге вакытта бары тик Сочиның олимпия объектларында мактана алалар.

Моннан тыш,  Үзәк стадионда һәм башка мөһим спорт объектларында Panasonic видеокүзәтү системалары урнаштырыла. Шул рәвешле Универсиадада катнашучыларның һәм кунакларның куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк.

Спорт инициативаларына булышлык итү Panasonic стратегик приоритетларының берсе булып тора. Инде 25 ел дәвамында компания - Халыкара Олимпия Комитетының аудио һәм видео җиһазлар категориясендә Бөтендөнья партнеры.2012 елдан Panasonic Россия «Локомотив» (Ярославль) хоккей командасы спонсоры.

Panasonic корпорциясе кулланучылар базары, икътисад һәм бизнесның төрле тармаклары өчен товарлар җитештерү буенча дөньякүләм лидерлар рәтендә. Panasonicның максаты – корпорациянең йөз еллык юбилеена ягъни 2018 елда электроника индустриясендә беренче санлы экологик инновацияләр компаниясе булуга ирешү.  Компаниянең төп офисы - Panasonic Corporation Япониянең Осака шәһәрендә урнашкан. Компания  һәм Panasonic бренды турындагы тулырак мәгълүмат  www.panasonic.net һәм www.panasonic.ru сайтында.