«Эколаб» компаниясе – гигиена, су ресурслары һәм энергия чыганаклары өлкәсендә технологияләр һәм хезмәтләр күрсәтүче дөньякүләм лидер.
Компаниянең төп өстенлекләре – әйләнә-тирәне саклау принципларына туры килүче чисталык, куркынычсызлык һәм эффективлык кебек сыйфатлар.
«Эколаб» юнәлешләренең берсе - сервис предприятиеләрендә гигиена һәм чисталыкны саклау. Махсус программалар җәмәгать туклануы пунктлары һәм рестораннар, кунакханәләр һәм офислар, кибетләр һәм супермаркетлар, медицина учреждениеләре, җәмәгать урыннары, транспорт һәм сәнәгать предприятиеләре кебек урыннарны профессиональ җыештыруга корылган.
«Эколаб» ул, бүгенге көндә – дөньяның 170 илендә эшләүче 42 000 хезмәткәр, 1300 галим һәм 11 тикшеренү үзәкләре. Компаниянең продукциясе клиентларның куркынычсызлыгын саклауны күздә тотып җитештерелә.
Моннан тыш, компания базарда электр энергиясен аз куллануны, көнкүреш калдыкларын түгү һәм әйләнә-тирәне пычратуны минимумга калдыруны күздә тоткан тәкъдимнәр кертә.
Компания хезмәткәрләре инновацияләр үсешенең продукциянең сыйфатын яхшырту һәм аларның әйләнә-тирә мохиткә зарарын минимумга калдыру буенча эзлексез эш алып баруда өлеше зур булуга ышана.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм уздыру чорында «Эколаб» компаниясе барлык спорт объектларын, Халыкара мәгълүмат үзәген һәм Универсиада авылын чистарту чаралары, клиника җиһазлары, дезинфекцияләү һәм кул гигиенасы чаралары белән тәэмин итәчәк
Универсиада партнеры буларак компаниянең беренчел максаты – продукциянең сыйфатын һәм югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне демонстрацияләү.
«Эколаб» компаниясе белән http://www.ru.ecolab.eu/ сайтында якыннанрак таныша һәм аның барлык юнәлешләре турында белә аласыз.