Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Wilson билгесе астында узачак! 170 илнең яшь спортсмены Татарстан башкаласына җыелып, гадел көрәштә узара көч сынашып ярышларда уникаль тәҗрибә һәм уңай эмоцияләр туплаячак. Росиядә беренче мәртәбә легендар Wilson бренды махсус әлеге вакыйга өчен Казан Универсиадасы символикасы төшерелгән туплар коллекциясе чыгарды.
«Безнең туплар футбол кырларында, теннис кортларында һәм баскетбол мәйданчыкларында уйнатылачак. Без ул туплар уенчыларга уңыш китерер дип ышанабыз. Wilson, ул – җиңүчеләр маркасы», - ди “Wilson”ның Россиядәге вәкиле Борис Генусов.
Бу буш сүзләр түгел. Компания логотибы – «W» хәрефе – барлык спорт җанатарларына да таныш. Дэвис Кубогы, Федерация Кубогы, теннис буенча АКШ һәм Австралия ачык чемпионаты, Америкадагы NCAA эре Университет лигасы матчлары (Илкүләм студентлар спорты ассоциациясе) – бу әлеге бренд инвентарьлары белән тәэмин ителүче вакыйгаларның кайберләре генә.
Баскетбол буенча югары уен дәрәҗәсе белән тәэмин итүчеләр: Wilson Solution – Америкадагы NCAA Университет лигасы рәсми тубы, шулай ук Россия мәктәп баскетбол лигасы – нәкъ менә быелдан башлап Россия буенча 10000 мәктәпне үз эченә алган «КЭС – Баскет» Россия мәктәп баскетбол лигасы безнең илнең мәктәп балалары өчен 43000 туп җитештерү буенча америка бренды белән килешү төзеде.
Футбол уенчыларына спорт йолдызларының югары бәясенә ирешкән һәм FIFA (Халыкара футбол федерациясе) раслаган Wilson Forte Due тубы көч бирәчәк. «Россия җыелмасының нәкъ менә футбол кырында иң данлыклы җиңүләргә ирешүен, безнең тупның яшь футболчыларның барлык техник арсеналын демонстранцияләргә булышуын телибез», - дип ассызыклады Борис Генусов.
Яшь теннисчылар дөньядагы теннис белән бәйле бер генә зур вакыйга да узмаган Wilson туплары ярдәмендә 2013 елгы Универсиада ярышларында җиңү яулап, үзләрен дөньядагы беренче ракетчылар итеп хис итәчәк.
Wilson ярышларда катнашучыларның һәм шулай ук Казандагы Уеннарның техник персоналы өчен яхшы дус һәм булышчы булачак. Яшь спортчыларга бүләккә тренировкалар өчен экипировка тапшырылачак. Матчлар персоналына - тупларны кабартыр өчен насос һәм энәләр, ә тренер һәм судьяларга сыбызгылар биреләчәк.
Бренд җанатарларны да игътибарсыз калдырмады. Матчлар арасындагы тәнәфесләрдә кыймәтле приз яисә Wilson туплары оту мөмкинлеге һәркемгә бирелә. Теләге булган кеше легендарь бренд продукциясен спорт комплексларында сатып ала ала.