«Макдоналдс» компаниясе - Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Рәсми партнеры. Тиз хезмәт күрсәтү эре предприятиеләр челтәре партнерлык килешүе кысаларында Универсиада авылында яшәүче Уеннарда катнашучы спортчыларны бушлай ашау белән тәэмин итәчәк.
2013 елдагы Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарына ярдәм итү максатында «Макдоналдс» махсус PR-кампания уздырачак, ул продукция тышлыгына Универсиада турында мәгълүмат урнаштырудан гыйбарәт булачак. Моннан тыш компания Идел буе федераль округындагы иң яхшы хезмәткәрләрен быелның иң мөһим спорт вакыйгасында катнашучы спортчыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтү өчен җибәрәчәк, шулай ук, инде компания бишенче ел спонсоры булган “Золотая шайба” балалар спорт турнирының Казан этабында җиңүчеләргә Уеннарны карау мөмкинлеге бирәчәк.
«Без Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Рәсми партнеры булуыбыз белән бик нык горурланабыз, - диде «Макдоналдс»ның төзелеш һәм үсеш буенча вице-президенты Виктор Эйдемиллер. – Универсиада – безнең өчен дә, яшь буынның физик активлыгын үстерү өчен дә менә дигән мөмкинлек».
«Макдоналдс» традицион рәвештә җәйге һәм кышкы Олимпиада уеннары һәм футбол буенча Европа һәм дөнья чемпионатларының рәсми партнеры булуын дәвам итә. 2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпиадада да «Макдоналдс»компаниясе рәсми ресторан статусына ия, ул төрле илләрдән килгән Олимпия уеннары спортчыларын һәм кунакларын ашау белән тәэмин итәчәк.
Глобаль спорт вакыйгаларыннан тыш, Россиядә «Макдоналдс» компаниясе җирле дәрәҗәдә спортны җәелдерүдә ярдәм итә: «Макдоналдс» - Золотая шайба» ишегалды балалар командалары арасында хоккей буенча турнирлар уздыра, Владислав Третьяк Кубогына яшүсмерләр арасында Халыкара хоккей турнирлары оештыруда ярдәм итә. Компания мәктәпләрдә - «Олимпиада дәресләре», җәйге лагерьларда - «Күңелле стартлар» ярышлары, Россия шәһәрләре ачык мәйданчыкларында «Актив бул! » дип аталган гаилә эстафеталары уздырып, физик активлыкны үстерүгә зур өлеш кертә.
«Макдоналдс» – тиз хезмәт күрсәтү предприятиеләре индустриясе лидеры. Компаниянең Россиянең 85 шәһәрендә 364 рестораны бар, аларда 30 меңнән артык хезмәткәр көн саен 1 миллион кешегә хезмәт күрсәтә. Тулырак мәгълүмат: www.mcdonalds.ru.