2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Авторадио

«Авторадио» — «Проф-Медиа» тапшыру корпорациясе»нең әйдәп баручы радиостанциясе, Россиядә радиотапшырулар челтәрен оештырган иң эре компанияләрнең берсе. 2013 елда компаниягә 20 яшь тулды.

«Авторадио» эфирын Россия һәм БДБ илләренең 1300 дән артык шәһәрендә бик яхшы сыйфатта тыңларга була.

«Авторадио» үзенең эфир сәясәтен киң аудитория белән элемтәгә таянып. мәгълүматны кайнар килеш кабул итеп төзи.  Бу мәгълумат ЮХИДИ хезмәткәрләре, хөкүмәт вәкилләре, автомобиль журналистлары һәм юлдагы хәрәкәтнең башка катнашучылары тарафыннан җиткерелә.

«Авторадио» эфирында миллионлаган россияле яратып тыңлый торган музыка яңгырый, шулай ук танылган шәхесләр катнашында популяр программалар эфирга чыга, шул исәптән —  “Иң яхшы иртәнге шоу”  (2003, 2004, 2005, 2010, 2011 елларда) номинациясендә «Радиомания» премияләрен яулаган  «Мурзилки Live» радиошоуы. Менә инде уникенче ел рәттән «Авторадио» үзенең атаклы “80 нче еллар” музыкаль фестивален оештырып килә. Аның сәхнәсендә бу елларда музыкаль легенда исеменә лаек шәхесләрнең барысы да диярлек чыгыш ясады.

Бернинди зур спорт ярышы да «Авторадио»нең актив катнашыннан башка узмый. 2010 елның февралендә радиостанция XXI кышкы Олимпия уеннары башкаласы Ванкувердан эфирга чыкты, ә 2012 елның җәендә радио студиясе Лондон Олимпиадасында эшләде.

2011 елның җәендә «Авторадио төзелеш отряды» проекты кысаларында радиотыңлаучылар киләсе Олимпия уеннары башкаласы Сочида булырга өлгерделәр һәм илебезең төп төзелеш мәйданында актив катнаштылар.

Компания “Алтын микрофон” һөнәри премиясенә күп тапкыр лаек булуы белән горурлана. Моннан тыш, ул — халыкара радиоҗәмәгатьчелек тарафыннан рәсми танылган беренче Россия радиостанциясе. 2005 елда «Авторадио» хөрмәтле «NAB 2005 International Broadcasting Excellence Award» халыкара профессиональ премиясенә ия булды.