2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Махсус элемтә чараларының баш үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе

«Махсус элемтә чараларының баш үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе 1939 елдан башлап корреспонденция һәм йөкләр ташу буенча хезмәт күрсәтә.

Үзәк Россия һәм чит илләрнең төрле төбәкләренә махсус һәм стандарт йөкләрне, кыйммәтле йөкләрне һәм саклык-сәнәгать комплексы йөкләрен иң югары стандартлар буенча ташу тәҗрибәсенә ия.

Җитмеш елдан артык тарихы дәвамында махсус элемтә хезмәте даими үсә, камилләшә, материаль-техник базасы яңартыла. Тупланган тәҗрибә заманча технологияләрне булдыру һәм аларны кулланылышка кертеп җибәрергә ярдәм итә.

Россия Федерациясе территориясе буенча йөкләр ташу белән беррәттән, Үзәк БДБ һәм ерак чит илләргә импорт һәм экспорт хезмәтләр күрсәтә. Предприятие Таможня йөк ташучылары, таможня вәкилләре һәм вакытлыча саклау складлары хуҗалары реестрларына кертелгән. 2013 елдан башлап документларны һәм йөкләрне «ишектән-ишеккә» принцибы буенча бер көн эчендә экспресс илтеп бирү хезмәте күрсәтелә. Бүгенгә бу төр хезмәттән Россиянең һәм чит илләрнең 2 меңнән артык торак пунктында файдаланып була.

Бүген «Махсус элемтә чараларының баш үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе 70 идарә, 109 бүлек һәм 68 махсус элемтә пункты, Россия Федерациясе буенча 1200 дән артык даими маршрутын, Байконурдагы махсус элемтә пунктын тәшкил итә.

Предприятиенең йөкләр ташу өчен кирәкле инфраструктурасы бар. Шул исәптән: броньле һәм махсус техникадан торган һәрвакыт яңартылучы автопарк, йөкләрне ташыган вакытта саклыгын тәэмин итүче еллар белән сыналган технологияләр, профессиональ әзерлекле, автоматик корал йөртү һәм куллану хокукы булган персонал. Йөкләрне озатып баручы фельдъегерьләр Федераль законнар нигезендә ату кораллары белән тәэмин ителә.

Үзәкнең тиешле хезмәт күрсәтү өчен бөтен лицензияләре, сертификатлары һәм башка документлары да бар. Барлык төр хезмәтләр лицензияләнгән һәм сертификацияләнгән, йөкләр бөтен дөнья буенча 100 миллион доллар күләмендәге җаваплылык лимиты белән иминиятләштерелгән.

Йөкләр ташуда бары үз ресурсларын гына файдалану субподрядчиклар белән эшләүдә килеп туарга мөмкин булган катлаулы очракларны киметергә ярдәм итә. Предприятиенең Россия һәм чит илләрдә хезмәт күрсәтүче иң зур авиакомпанияләр белән партнерлык элемтәләре төзелгән. РФ Элемтә министрлыгы һәм Транспорт министрлыгының уртак карары махсус элемтә автотранспортына йөкләрне самолетлар янында ук төяү һәм бушату хокукы бирә.

Йөкләрнең саклыгы, конфиденцияллек һәм заказны җиренә җиткереп үтәү – предприятие эшенең нигезе. Дәүләт структуралары, Россиянең иң зур компанияләре һәм банклары, иң катлаулы һәм җитди бурычларны үтәү өчен профессиональ һәм ышанычлы партнеры буларак, «Махсус элемтә чараларының баш үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесен сайлый.