«Орими Трэйд» компанияләре төркеме – кайнар эчемлекләр лидеры. Чәй һәм кофе җитештерүнең һәр тармагында, күләме, тарату мөмкинлеге, ясау технологиясе, бәя тотрыклылыгы ягыннан да Россия базарында беренчелекне яулап килә.
Компания 1994 елда оештырыла. Бүгенгесе көндә ул Россиядә чәй һәм кофе җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. Әлеге сүзләрнең дөреслеген Expert журналы да раслый.
Компания чәй һәм кофе җитештерүдә үз брендын тәкъдим итә. Алар Россиядә бик югары бәяләнә. Шундыйлардан – «Принцесс» чәй сериясе, «Жокей», Jardin кофе сериясе, Greenfield, TESS чәйләре. Компания активында ассортимент төрлелеге 450 дән артып китә.
Белгечләр исәпләп чыгаруынча Россиядә өч кешенең берсе «Орими Трэйд» компаниясе чәен яисә кофесын эчә.
«Орими Трэйд» эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе чәй һәм кофены яшьләр арасында популярлаштыру. Натураль булган кайнар эчемлекләрнең организмга файдалы булуын искәртү. Моның өчен компания яшьләр, студентлар оешмаларына һәм дә алар тарафыннан үткәрелгән вакыйгаларда, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрнең спорт вакыйгаларында һәрдаим катнашу мөмкинлеген эзли, ярдәм итә. Бу гамәлләр барысы да сәламәт тормыш рәвешен булдыруга, халыкны мул тормышта яшәтүгә үз өлешен кертү өчен «Орими Трэйд» компанияләре тарафыннан махсус эшләнә.
«Орими Трэйд» – бик күп дәрәҗәле һәм киң масштаблы чараларның партнеры булып тора. Алар арасында Сочидагы олимпия объектларының тест уеннары (2012-2013), AIESEC- Россиядәге халыкара студентлар оешмасы, яшьләр өчен «ПРОРЫВ» театраль премиясе, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Арлекин» милли театраль премиясе, Санкт-Петербургта балалар хокее федерациясе, Бөтенроссия пляж волейболы фесивале, Санкт-Петербургның махсус Олимпия Комитеты бар. Шулай ук , «Орими Трэйд» компаниясе күрү мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең «Улыбка радуги» иҗади фестиваленең дә төп партнеры.
Бу җәһәттән, «Орими Трэйд» компаниясенең XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада партнеры булуын алар оештырган социаль җаваплылык концепциясенең табигый дәвамы дип аңларга кирәк. Бу яшьләр арасында спорт хәрәкәте үсешен җәелдереп җибәрүгә этәргеч һәм зур ярдәм.
«Орими Трэйд»ның XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында ике төрле бренды катнашачак. Аның берсе TESS чәе булса, икенчесе Jardin кофесы. Аларга «Универсиаданың рәсми чәе» һәм «Универсиаданың рәсми кофесы» статусы бирелде. Уеннарда катнашучыларның барысы да әлеге эчемлекләр белән тәэмин ителәчәк һәм аларның һәрбер төрен авыз итеп карап тиешле бәясен бирү мөмкинлеге булачак.
«Орими Трэйд» – ул:
чәй-кофе чималын китертү, җитештерү һәм аны Россиядә, аннан читтә тарату-урнаштыруны берләштерүче катнаш бизнес-модель,
Көнчыгыш Европда чәй-кофе җитештерү буенча иң эре оешма;
Бөтендөньяда дан казанган һәм һәрвакыт ихтыяҗ булган шәхси брендлар;
Дөньякүләмендә чәй һәм кофе белән тәэмин итеп торучылар белән тотрыклы партнерлык элемтәсе;
Иң югары дәрәҗәдә социаль җаваплылык.
Рәсми сайтлар: