2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

ФОРВАРД

«Форвард» сәүдә йорты (FORWARD спорт киемнәре) – 2013 елгы Универсиаданы спорт экипировкасы белән рәсми тәэмин итүче.

FORWARD компаниясе – Россиядә беренче булып спорт киеме җитештерә башлаган компания. Ул Россиянең җыелма командаларын спорт формасы белән тәэмин итүче булып тора. Күп еллар дәвамында бу компания 60 спорт төре буенча 200дән артык җыелма команданы киендерә.

Халыкара класслы профессионал спортчылар өчен кием тегү тәҗрибәсе, югары класслы осталарны җыйган дизайн бюросы, җитештерүдә яңа технологияләр куллану – болар барысы да FORWARD компаниясен ышанычлы партнет һәм сыйфатлы экипировкалаучы буларак танытты.

Компания социаль юнәлештә дә актив эшли. Ул балалар һәм яшьләр спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча күп санлы социаль проектларны тормышка ашыра.

Күпсанлы проектлар беренче илкүләм FORWARD спорт киеме брендын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә көннән-көн таныта.

FORWARD спорт киеменнән йөрү – Бөек Россиянең спорт уңышларының һәм җиңүләренең бер өлешен үзең белән йөртү.

Рәсми сайт: http://www.forward-sport.ru
105064, Мәскәү шәһ., Казаков ур., 18 йорт, 8 корылма
Телефон/факс: (495) 995-28-07