«Альянс-Флористика» флористик дизайн студиясе — 2013 елгы Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың рәсми тәэмин итүчесе. «Альянс-Флористика» 2006 елдан бирле эшләп килә һәм шәһәрдә бу өлкәдәге алдынгы компанияләрнең берсе булып тора.
Компания чәчәкләр китерү, флористик декор белән, туйларны, юбилейларны һәм башка бәйрәмнәрне тәэмин итү һәм бизәү белән шөгыльләнә. Заказның сыйфатлы һәм оригиналь итеп башкарылуы гарантияләнә. Компаниянең белгечләре, квалификацияләрен даими күтәреп тору өчен, ел саен курслар һәм семинарларда белемнәрен арттыралар, һәрвакыт төрле флористика күргәзмәләрендә катнашып торалар.
2013 елда «Альянс-Флористика» «Универсиады букеты» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.