Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында радиоэлектрон чаралардан файдалану турында гомуми мәгълүмат
1. Россия Федерациясе территориясендә радиоэлектрон чаралардан файдалану Россия Федерациясе законнары, элемтә өлкәсендә норматив документлар нигезендә башкарыла.
2. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе (алга таба – Дирекция) 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының башкала янәшәсендә урнашкан районнары территориясендә радиоешлыклар спектры һәм радиоэлектрон чаралар белән идарә итүне Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Роскомнадзор) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлектә гамәлдәге уртак килешүләр һәм кабул ителгән документлар нигезендә башкара.
3. Казан Универсиадасын оештыручы – Дирекция, Универсиада чаралары үткәрелүче корылмаларда радиоешлыклар спектрын Уеннарны үткәрүдә файдалану өчен радиоэлектрон чараларны куллануны чикләргә мөмкин.
Радиоэлектрон чараларны Универсиада корылмаларына алып керү өчен радиоэлектрон чаралардан файдаланучы Дирекциянең радиоэлектрон чаралардан файдалану рөхсәтен һәм тиешле маркерлау этикеткасын алырга тиеш. Файдалануы чикләнелмәгән радиоэлектрон чаралар исемлегенә (алга таба – Исемлек) кергән радиоэлектрон чаралар өчен рөхсәт алу кирәк түгел. Югарыда билгеләнгән чикләүләр Универсиада чаралары (спорт һәм башка төр чаралар) үткәрелә торган корылмаларда булучы бөтен төр клиент төркемнәренә кагыла.
4. Радиоэлектрон чаралар, дип радиоешлыклардан файдалана торган күпсанлы җайланмалар керә. Аларның төп төрләре түбәндәге таблицада күрсәтелә:
Уеннар корылмаларына алып керү һәм файдалану өчен рөхсәт алу мәҗбүри булган радиоэлектрон чаралар төрләре
1 | Wireless Fixed Link | Фиксацияләнгән элемтә төрләренең чыбыксыз челтәрләре |
2 | Microwave Mobile Link | Фиксацияләнмәгән элемтә төрләренең чыбыксыз челтәрләре |
3 | Fixed Satellite Link | Иярченле элемтә төрләренең стационар станцияләре |
4 | Satellite News Gathering | Иярченле элемтә төрләренең хәбәр итү репортаж станцияләре |
5 | Land Mobile Radio Service\Talk Back System\Handheld Radio Service | Коры җирдә файдаланыла торган, хәрәкәтчән радиостанцияләр, үзең белән алып йөртеп була торган радиоэлемтә җайланмалары |
6 | Cordless Camera | Чыбыксыз видеокамералар |
7 | In Ear Monitor System | Чыбыксыз колак мониторлары |
8 | Interpretation Service System | Тәрҗемә системалары |
9 | Telemetry & Telecommand | Телеметрия һәм телеидарә системалары |
10 | Wireless Microphone | Чыбыксыз микрофон |
11 | Wireless LAN | Чыбыксыз киң радионокта |
5. Файдаланылуы чикләнелмәгән радиоэлектрон чаралар исемлеге*:
– мобиль элемтә операторларының абүнә станцияләре;
– ишетү сәләте җитешсезлекләре булган кешеләрнең колак аппаратлары;
– автомашиналарны саклау радиосигнализация җайланмалары;
– «Wi-Fi» стандарты буенча эшләүче абүнә җиһазлары (шул исәптән – электрон җиһаз эченә урнаштырылган җайланмалар);
– «Bluetooth» технологиясе буенча эшләүче радиоэлектрон чаралар (шул исәптән – электрон җиһаз эченә урнаштырылган җайланмалар).
Югарыда күрсәтелгән радиоэлектрон чараларга рөхсәт алу кирәк түгел һәм Универсиада корылмаларында алардан файдалану чикләнелмәгән (корылма территориясендә аерым кагыйдәләр кертелмәгән очракта).
Универсиада корылмаларында радиоэлектрон чаралардан файдалану буенча сорауларны түбәндәге e-mail адресына юлларга мөмкин: radio@kazan2013.com
* Исемлеккә төзәтмәләр (өстәмәләр) кертелергә мөмкин. Бөтен мәгълүмат сайтта урнаштырылып торачак.
РЭЧ куллану буенча заявка белән эшли башлаганчы браузер тарафыннан ярдәмче javascript кушылганлыгына игътибар итегез. Ярдәмче кушылмаган очракта, аны мөстәкыйль рәвештә кушарга яисә система администраторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында радиоэлектрон чаралардан файдалану һәм радиоэлектрон чараларны корылмаларга алып керү өчен рөхсәт алу тәртибе
Сез монда еш бирелә торган сорауларга җаваплар белән таныша аласыз.
Универсиада объектларында РЭЧ куллану белән бәйле сораулар буенча radio@kazan2013.com адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.