Аккредитация
Аккредитация категориясе һәм керү зоналары
Раслау процедурасын узган аккредитациядә катнашучыларның барысы да төрле категорияләргә бүленә һәм аларга Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) билгеләгән кагыйдәләр нигезендә, Универсиаданың төрле зоналарына керү хокуклары бирелә.
Укырга
2013 елгы Универсиадасына теркәлү узган ММЧ вәкилләренә аккредитация бейджларында махсус хәрефләр белән билгеләнгән түбәндәге категорияләр билгеләнә:
- E – журналист, блоггер, фрилансер;
- Ep – фотограф;
- Et - техник персонал;
- En – теле-хәбәрләр тапшыру хокукына ия булмаучы;
- HB – Баш теле һәм радио хәбәрләр тапшыру компаниясе;
- RH – телетапшырулар алып бару хокукына ия компания.
E категориясенә ия булучыларның 2013 елгы Универсиаданың
4 һәм
6 зоналарына, шулай ук Матбугат үзәгенең төп бинасына, Универсиаданың Мәдәни паркына керү хокукы бар. ММЧ вәкилләренә Универсиада авылы территориясенә керү тыела, бары тик микс-зонага һәм Халыкара мәгълүмат үзәгенең интервью алу бүлмәсенә генә үтә алалар.
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак. Фотокорреспондентларга шулай ук кайсы төркемгә (А яисә В) беркетелүеннән чыгып ярыш мәйданы читендә һәм тамашачылар трибунасы янында фотопозиөияләр булачак.
Телетапшырулар алып бару хокукына ия компания вәкилләре бары тик алар өчен билгеләнгән махсус зона дип саналган видеопозицияләрдә генә эшли ала.
Медиа аккредитация һәм униформа бирү үзәге
ММЧ вәкилләре аккредитация бейджын аккредитация һәм униформа бирү үзәгендә алырга мөмкин.
Аккредитация үзәге адресы: ААҖ «Казан ярминкәсе», Оренбург тракты, 8 йорт, 1 номерлы павильон
Бейджлар 2013 елның 1 июненнән 17 июльгә кадәр бирелә.
Эш вакыты: 8:00 – 20:00 көн саен.
Журналистлар өчен аккредитация бейджлары буенча Баш Матбугат үзәгенә (Казан-Арена стадионы) - 3 июльдән, ә спорт объектларына ярышлар башланырга бер көн кала керү рөхсәт ителә.
Аккредитация бейджлары алу тәртибе
Оештыру комитеты кагыйдәләре нигезендә, бейдж алу өчен Медиа аккредитация үзәгенә ММЧ вәкилләре шәхсән үзләре килергә тиеш. Һәрбер ММЧ вәкиле шәхесен ачыклый торган (ул аккредитация процессында файдаланган документ булырга тиеш) документ күрсәтергә тиеш. Мәгълүматларны тикшергәннән соң, Медиа аккредитацияләр үзәге операторы аккредитация узган затка бейдж тапшыра һәм аны алу турында махсус документка кул куйдыра.
Бейджны югалткан, урлаткан яисә бозган очракта эш тәртибе
ММЧ вәкиленә бейджны югалткан яки бозган очракта, кичекмәстән Аккредитация һәм униформа бирү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аккредитация бейджын яңасына алмаштыруны сорап язган гариза 24 сәгать аралыгында башкарыла.
Уеннарның ачылу һәм ябылу тантанасында катнашу
2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарын күрергә теләүчеләр бик күп булу сәбәпле әлеге чарага журналистлар керүе чикләнгән. Аккредитациядән тыш ММЧ вәкилләренә дә билет алу мәҗбүри. Уеннарны оештыручылар тарафыннан әлеге билетлар да бик санаулы ясалган.
Яшерергә
Таможня
Чит илдән килгән массакүләм мәгълүмат чараларына (ММЧ) карата таләпләр һәм техник җиһазлар белешмәсе
Хөрмәтле журналистлар!
Россия Федерациясе – Беларусь Республикасы һәм Казахстан Республикасы белән бергә Таможня Берлеге әгъзасы. Әлеге дәүләтләр территориясе бердәм Таможня Берлеге территориясен тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен һөнәри техник җиһазларны вакытлыча кертү һәм аларны декларацияләү Таможня Берлегенең таможня законнары, шулай ук Россия Федерациясенең халыкара килешүләре нигезендә башкарыла.
Россия - таможня аша вакытлыча керү Ковенциясе әгъзасы. Әлеге Конвенция 1990 елның 26 июнендә Истамбулда кабул ителгән иде. Аның нигезендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен һөнәри техник җиһазларны таможня документларыннан башка кертү рөхсәт ителә.
Укырга
Моның өчен таможня хезмәткәрләренә массакүләм мәгълүмат чаралары җиһазларының исемлеге язылган белешмә бирергә кирәк. Әлеге белешмәдә чама белән җиһазларның кайчан чыгарылачак вакыты да күрсәтелергә тиеш, чөнки ул бер елдан артмаска тиеш.
Җиһазлар исемлегенә аның моделен, маркасын, идентификацияләү номерын күрсәтү зарур.
Игътибар итегез!
Әлеге мөмкинлекләр белән рәсми рәвештә аккредитация узган ММЧ гына файдалана ала. Аларның исемеге Россия Федерациясенең Чит ил эшләре Министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Универсиадада катнашуны сорап заявка биргән рәсми делегацияләр әгъзаләре өчен Россия Федерациясе территориясенә җиңелләштерелгән тәртип буенча керү режимы каралган. Универсиадада катнашучы дәүләт чиген узган вакытта шәхесен билгеләүче документ һәм аккредитация кенәгәсен күрсәтергә тиеш.
Паспорт контролен узу вакытында миграцион картаны күрсәтергә кирәк булачак. Бланклар дәүләт чиген узу җирендә бирелергә тиеш. Мәскәүдәге «Домодедово», «Внуково», «Шереметьево» («Д» терминалы) һәм шулай ук “Казан” (Терминал 1 А) аэропортларында миграцион карта автомат рәвештә төзелә. Башка аэропортларда аны кулдан тутырырга кирәк булачак. Вакытны бушка исраф итмәс өчен аны алдан ук тутырып куярга мөмкин. Бу очракта бланкларны очкычта ук алырга кирәк. Үзең турында мәгълүматлар рус телендә яисә латин алфавиты хәрефләре белән документлар нигезендә тутырыла.
Россия территориясендә булу дәвамында миграцион карта гражданинның үзендә булырга тиеш, ә Россиядән чыккан вакытта аны чик контролендә торучы хезмәткәргә тапшырырга кирәк. Миграцион картаны кунакханәдә яисә Универсиада авылында урнашканда күрсәтергә кирәк булачак. Миграцион картаны югалткан яисә бозган очракта аның дубликаты ясала. Дубликатны Россиядән чыккан вакытта дәүләт чиген үзү пунктында тутырырга мөмкин.
Массакүләм мәгълүмат чаралары җиһазларын таможня аша кертү өчен Карнет АТА - халыкара документын да кулланырга мөмкин. Карнет АТА – таможня декларациясен алыштыра ала торган документ, ул товарларны вакытлыча кертергә рөхсәт алу эшен җиңеләтү өчен уйлап чыгарылган.
Әлеге документ булган очракта таможня түләүләре, аннан башка хезмәтләргә түләү кәгазьләре, депозитлар, банк гарантияләре белән бәйле мәшәкатьләр үзеннән-үзе хәл ителә. Карнет АТА документы теләсә кайсы илнең милли сәүдә палатасы аша ясала.
Һәм әлбәттә инде массакүләм мәгълүмат чаралары җиһазларын таможня аша кертү Россия Федерациясенең таможня эшләре буенча Законы һәм Таможня Берлеге закончалыклары таләпләре нигезендә дә башкарыла.
Бу очракта таможня декларациясе сыйфатында Товар исемлеге күрсәтелгән махсус форма кулланыла ала. Форма исемлеге һәм аның ни рәвешле тутырырга кирәклеге турында 2010 елның 20 маенда кабул ителгән Таможня Берлеге Комиссиясенең 263 нче номерлы Карарын укып танышырга мөмкин. Ул Таможня Берлегенең рәсми саййтында бар. http://www.tsouz.ru.
Шунысын да искәртү мөһим бу очракта таможня хезмәте күрсәтелү өчен түләү каралган. Аның бәясе товарның үз хакыннан чыгып куела. Ул 500 дә, 100000 сум да булырга мөмкин һәм ул ил чиге аша кергәндә дә чыкканда да түләнә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары җиһазлары таможня аша нинди таләпләр белән кертелгән булса шулай ук чыгарыла да. Россия территориясеннән чыгып киткәнче җиһазлар өчен тиешле документларны сакларга кирәк.
Чит илдән килгән кунакларның таможня белән бәйле мәшәкатьләрен җиңеләйтү өчен Казанда аларга махсус белгечләр ярдәме күрсәтеләчәк. Аларга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтергә әзер.
Бу хакта тулырак мәгълүмат белән 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайты аша танышырга мөмкин: http://kazan2013.ru/ru/visas.
Яшерергә
Ммч өчен транспорт
“ММЧ вәкилләре өчен шаттллар хәрәкәте расписаниесе белән “ Медиа вәкилләре өчен транспорт гиды” аша тулырак танышырга мөмкин, аны “Матбугат киты” бүлегеннән йөкләп алып була.
Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының транспорт системасы Баш матбугат үзәгендә, Халыкара матбугат үзәгендә, рәсми килү һәм китү урыннарында, ярышлар уздырыла торган объектларда аккредитация узган ММЧ вәкилләренә бушлай хезмәт күрсәтә.
Журналистларга Казанга килергә ике атна кала Универсиада оештыручыларына кайсы көнне, сәгать ничәдә киләчәге турында әйтеп хәбәр бирергә кирәк. Ә килергә бер көн калгач тагын бер кат искәртеп алу тиеш.
Укырга
ММЧ вәкилләре өчен 2013 Универсиадасына килү һәм китү рәсми пунктлары:
- “Казан” Халыкара аэропорты;
- “Казан-Пассажир” тимер юл вокзалы;
- “Казан-2” (Восстание-Пасажир) транспорт-күчеп утыру узелы.
Аккредитация узган ММЧ вәкилләренә килгән һәм киткән вакытта транспорт хезмәте күрсәтү 29 июньдә башлана һәм 20 июльдә тәмамлана ( тәүлек буе).
Һәрбер автобус станциясендә транспорт чаралары хәрәкәте графигы, Шаттл автобуслары хәрәкәте схемасы һәм автобуслар хәрәкәте расписаниесе күрсәтелгән мәгълүмат стенды урнаштырылган.
Аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләре автобуслар расписаниеләре, графиклары һәм схемалары турында мәгълүматны матбугат үзәкләрендәге инфодисклардан, объектлардагы транспорт мәгълүматы өстәленнән, Шаттл автобуслары тукталышларындагы транспорт стендыннан белә алалар.
№ |
Маршрут |
Кайсы көннәрдә булуы |
Вакыты |
Йөрү ешлыгы (мин.) |
1. |
Килеп җитүнең рәсми пунктыннан аккредитация һәм униформа бирү үзәгенә кадәр |
29.06 – 20.07 |
ММЧ вәкилләре килү графигы нигезендә |
2 |
Аккредитация һәм униформа бирү үзәгеннән рәсми урнашу урыны һәм Баш мәгълүмат үзәгенә кадәр |
29.06 – 14.07 |
Тәүлек буе |
30 |
15.07 – 20.07 |
Тәүлек буе |
60 |
3 |
Рәсми урнашу урыннарыннан Баш мәгълүмат үзәгенә кадәр |
03.07 – 05.07 |
00:00 – 07:00 |
60 |
07:00 – 00:00 |
30 |
06.07 – 18.07 |
01:00 – 06:00 |
60 |
06:00 – 01:00 |
30 |
4 |
Баш мәгълүмат үзәгеннән ярышлар объектларына кадәр |
04.07 – 17.07 (ярышлар графигын исәпкә алып) |
Ярышлар башланырга 3 сәгать кала – Ярышлар бетеп 3 сәгть узгач |
20-30 |
5 |
Рәсми урнашу урыннарыннан якын-тирәдә үткәрелгән ярышлар объектларына кадәр |
04.07 – 17.07 (ярышлар графигын исәпкә алып) |
Ярышлар башланырга 3 сәгать кала – Ярышлар бетеп 3 сәгть узгач |
30-60 |
6 |
Рәсми урнашу урыннарыннан китү өчен җайланган рәсми пунктларга кадәр |
06.07 – 20.07 |
ММЧ вәкилләренең элек килештерелгән китү графигы нигезендә |
Казаннан китү вакыты үзгәртелгән очракта журналист кунакханә менеджерын бер тәүлек алдан кисәтеп куярга тиеш.
Яшерергә
Размещение урнаштыру
2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында Казанга килүчеләрне вакытлыча яшәү урыннары белән тәэмин итү дә каралган. Әмма бу хезмәт, аккредитация узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен генә күрсәтелә. Тагын бер кат искәртәбез, вакытында гариза биреп аккредитация алмаган журналистлар өчен Уеннарны оештыручылар тарафыннан тору урыны бирелми һәм алар өчен җаваплылыкны да үз өстеннән төшерә.
Укырга
Аккредитация узган ММЧ вәкилләренең Уеннар вакытында яшәү урыннары:
«Prestige House» 4*кунакханәсе
420000, Россия, Казан шәһ., Нариманов ур., 63 йорт
тел. + 7 (843) 293-90-87
«Гольфстрим» 4* кунакханәсе
420030, Казан шәһ., 2 нче Азинская ур., 1г йорты
тел. +7 (843) 279-11-40
http://www.g-hotel.ru
«Корона» 4* клуб-кунакханәсе
420111, Россия, Казан шәһ., Овражная ур., 35 йорт
Т. +7 (843) 2-333-999
http://www.magput.ru/?id=489&viewprog=8835
“Hills” 3* кунакханәсе
420000, Россия, Казан шәһ., Айвазовский ур., 11А йорты
тел. +7 (843) 253-48-32
http://www.hotelhills.ru/
«Ибис Казан үзәге» 3*кунакханәсе
420111, Россия, Казан шәһ., Уң Болак ур., 43/1 йорт
тел. +7 (843) 567 58 00
http://www.ibiskazan.ru/
«Регина на Университетской» 3* кунакханәсе
420111, Россия, Казан шәһ., Университетская ур., 9 йорт
тел. +7 (843) 292-69-15, 292-69-16
http://www.hotelregina.ru
«Рубин» 3*апарт-кунакханәсе
422704, Россия, Казан шәһ., Җиңү Проспекты, 90 йорт
тел. +7 (843) 253-48-32
«Алгоритм» 2*кунакханәсе
420094, Казан шәһ., Маршал Чуйков ур., 17
тел. +7 (843) 522-11-95, 522-10-88
http://hotel-algoritm.ru/
«Рамада Казан Сити Үзәк» 4* кунакханәсе
420111, Россия, Казан шәһ., Чернышевский ур., 39 йорт
тел. +7 (843) 294-00-00
http://www.ramadakazan.com/
«Альпийские дома» кунакханәсе
422595, Россия, Югары Ослан районы, Савиново авылы
тел. +7 (843) 221-66-11
http://ski-kazan.ru/hotel/domiki
«Ливадия» санаторие
420029, Россия, Казан шәһ., Себер тракты, 43 йорт
тел. +7 (843) 273-97-03
http://www.livadiakazan.ru/
«АМАКС Сафар отеле» 3* кунакханәсе
420107, Россия, Казан шәһ., Односторонняя Гривка ур, 1 йорт
тел. +7 (843) 527-95-95
http://kazan.amaks-hotels.ru/
«Релита» 4* комплексы
420034, Россия, Казан шәһ., Декабристлар ур., 85Б йорты
тел. +7 (843) 273-25-93
«Казан» Елга порты
420108, Россия, Казан шәһ., Девятаев ур., 1 йорт
Тел. +7 (843) 233-08-08
Урнашу вариантлары һәм яшәү өчен түләү бәясе белән http://legenda.travel/ru/universiada/razdel/7 сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.
Отельләрдә урыннар броньлаган вакытта сораулар килеп чыккан очракта, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада туроператоры белән +7 (843) 264-24-24 телефоны һәм e-mail: legenda2013@legenda.travel аша элемтәгә керергә мөмкин.
Яшерергә
Туклану
Аккредитация узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен туклану зонасы Баш матбугат үзәге территориясендә булачак. Анда журналистлар өчен туклану хезмәте югары дәрәҗәдә оештырыла. Шулай ук 2013 елгы Универиада вакытында һәрбер ярыш үткәрелгән объектларда да туклану зоналары каралган.
Шулай ук Баш мәгълүмат үзәгендә һәм гомумән мәгълүмат үзәкләре объектларында журналистлар өчен кофе-брейк каралган. Аннан тыш та эчәргә яраклы су бушлай биреләчәк.
Кофе-брейк түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- милли камыр ризыклары
- кондитер ризыклары
- җиләк-җимеш
- чәй/кофе
- шикәр/сөт
Шулай ук массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә шәһәрдәге җәмәгать туклану урыннары адреслары һәм уртача бәяләр күрсәтелгән белешмә таратылачак.
Радиоэлектрон чараларны куллану
Универсиада объектларында Уеннар барышында радиоэлектрон чараларны куллану чикләнеләчәк. Әгәр журналистлар радиомикрофон, радиопетличкалы диктофон, фотокамералар өчен радиосинхронизатор кебек радиоэлектрон чаралар кулланырга планлаштыра икән, моның өчен “Казан 2013” Башкарма дирекциясеннән әлеге техник мөмкинлекне куллану өчен юллама алырга тиеш. Әлеге юллама Казага килү белән кабат тикшерелә һәм радиоэлктрон чаралар маркировкалана. Шушы таләпләр үтәлмәгән очракта РЭЧ кулланган журналистлар беркая да кертелмәячәк, хәтта Төп мәгълүмат үзәгенә дә.
http://kazan2013.ru/ru/ref_requests адресы аша бу хакта тулырак мәгълүмат белән танышып гариза калдырырга мөмкин.
Rate card пункты
Rate Card пункты Уеннар барышында ММЧ вәкилләренә үз эшчәнлекләрен тәэмин итү өчен кирәкле товарлар алу яисә арендалау һәм кайбер хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бирә. Rate Card пункты эшчәнлеге Халыкара мәгълүмат үзәге һәм Төп мәгълүмат үзәгендә 26 июньнән 17 июленә кадәр оештырылачак. Эш вакыты: иртәнге сигездән кичке унга кадәр.
Журналистлар нинди хезмәтләрдән файдаланачагын һәм кирәк булачак җиһазлар исемлегенә гаризаларын 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша бирә ала. (www.kazan2013.ru\www.kazan2013.com) Ул 2013 елның беренче гыйнварыннан гамәлгә керә. Уеннар вакытында Rate Card пункты аша акча түләп тә заказлар бирегә мөмкин.
Экскурсия хезмәте күрсәтү
Аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренә экскурсиягә бару мөмкинлеге дә каралган. Эксурсияләрнең маршруты төрле. Казанның истәлекле урыннары, Изге Болгар шәһәре тыюлыгы һәм дә Зөя утрау-каласы белән дә танышып кайтырга мөмкин булачак. Алар барысы да бушлай оештырылачак. Моннан тыш ММЧ вәкилләре өчен түләүле экскурсияләр дә бар. Шундыйлардан “Дүрт гасыр урамы” дип аталган Казанның тарихи урыннары буйлап җәяүле
экскурсия, “Төнге Казан” дип аталган автобуслы экскурсия һәм башка кызыклы экскурсион сәяхәтләр тәкъдим ителә. Милли уеннар белән кызыксынучылар өчен “Татар кәләпүше”, “Татарча күңел ачулар” дип аталган интерактив программа да тәкъдим ителәчәк.
Экскурсиягә барырга теләүчеләр 2013 елгы Универсиаданың Төп мәгълүмат үзәге хәбәрләр өстәле аша заказлар бирә ала.
Эш вакыты: Иртәнге җидедән төнге унбергә чаклы, көн саен.