«Баскет-холл» – «УНИКС» баскетбол клубының төп аренасы. Ябык типтагы, күп функцияле бу заманча залда төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар уза. 2004 елда, мисал өчен, «Баскет-холл»да ФИБА-Европа лигасының «Дүртлек финалы» үткәрелә. Шулай ук «Баскет-холл»да нәфис гимнастика, волейбол һәм билбаулы көрәш буенча халыкара турнирлар уза. Моннан тыш, спорт корылмасында «A-ha», «Deep Purple» һәм «ДДТ» кебек билгеле рок-төркемнәр чыгыш ясады.
Ничек килеп җитәргә:
«Артем Айдинов ур.» тукталышы - автобуслар №1, 2, 31, 37, 47, 74, 74а, троллейбуслар №6, 8, 12, «Г.Тукай мәйданы» метро станциясе;
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Баскетбол
Функциясе: Ярышлар уздыру өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Супер-лига командалары арасында баскетбол буенча Россия чемпионаты, ФИБА-Европа Лигасы уеннарын үткәрү. Баскетбол буенча укыту-тренировкалар үткәрү.