2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 50
Ир-атлар
    Җиңел атлетка буенча ярышлар
    • 100 м
    • 200 м
    • 400 м
    • 800 м
    • 1500 м
    • 5000 м
    • 10000 м
    Хатын-кызлар
      Җиңел атлетка буенча ярышлар
      • 100 м
      • 200 м
      • 400 м
      • 800 м
      • 1500 м
      • 5000 м
      • 10000 м

      Һәр җыелма командада 102 спортчы булырга мөмкин.

      Катнашучы илләр

      • AUS
      • AUT
      • AZE
      • ALB
      • ARG
      • ARM
      • BAN
      • BAR
      • BLR
      • BEL
      • BOT
      • BRA
      • BUR
      • HUN
      • VIE
      • GHA
      • GUA
      • GBS
      • GER
      • HON
      • HKG
      • GRE
      • DEN
      • DJI
      • COD
      • EGY
      • ZAM
      • ZIM
      • ISR
      • IND
      • INA
      • IRI
      • IRL
      • ESP
      • ITA
      • KAZ
      • CMR
      • CAN
      • QAT
      • KEN
      • KGZ
      • CHN
      • COL
      • COM
      • CRC
      • CIV
      • LAT
      • LES
      • LIB
      • LTU
      • LUX
      • MAC
      • MAS
      • MLI
      • MLT
      • MEX
      • MDA
      • MGL
      • NAM
      • NEP
      • NIG
      • NGR
      • NED
      • NIC
      • NZL
      • NOR
      • UAE
      • OMA
      • PAK
      • PAN
      • POL
      • POR
      • PUR
      • CGO
      • RUS
      • RWA
      • ROU
      • SAM
      • SAM
      • SWZ
      • SEN
      • SRB
      • SIN
      • SVK
      • SLO
      • SOM
      • USA
      • SLE
      • TJK
      • THA
      • TPE
      • TAN
      • TOG
      • TRI
      • TKM
      • TUR
      • UGA
      • UZB
      • UKR
      • FIJ
      • FIN
      • CAF
      • CHA
      • CZE
      • CHI
      • SUI
      • SWE
      • SRI
      • ECU
      • EST
      • ETH
      • KOR
      • RSA
      • JAM
      • JPN
      • ANU
      • BER
      • AHO
      • PLE
      • ISV

      Спорт төре

      2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
      Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
      1 RUS 22 18 9 49
      2 RSA 5 2 4 11
      3 UKR 4 5 0 9

      1959 елда Туринда үткәрелгән I җәйге Универсиада вакытында ук җиңел атлетика Уеннарның мәҗбүри программасына кертелгән була. Туринда 87 комплект медаль уйнатыла һәм аларның 14ен Советлар Союзыннан килгән җиңел атлетлар алып кайтып китә. Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннары чемпионы исеменә Олег Ряховский, Василий Кузнецов, Эльвира Озолина лаек була. Төрле чорларда Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннарында Валерий Бруммель, Тамара һәм  Ирина Пресс, Игорь Тер-Ованесян, Виктор Санеев, Наталья Лисовская, Наталья Садова, Татьяна Лебедева, Александр Шустов кебек танылган җиңел атлетлар катнаша. Белградта үткән Универсиада вакытында да безнең җиңел атлетлар башка  спортчылардан күбрәк медаль оттылар. Алар ил хисабына 16 медаль яуладылар, 7се алтын медаль иде.
      2011 елда Шеньчжэньдә үткән Универсиада вакытында да җыелма команда хисабына Елена Мигунова ике медаль яулады. Ә 4х400 метрлы эстафетада 1 урынны безнең якташыбыз Дмитрий Буряк алып килде. Ул ярышларда Иркутск өлкәсе һәм Татарстан өчен чыгыш ясаган иде.



      Хатын-кызлар
      Татарстанның җиңел атлетика йолдызлары дип аталырга хаклы кешеләрнең саны бик күп. Әмма аларның берничәсе генә Олимпия уеннары чемпионы, Европа һәм Дөнья беренчелекләре призеры исеменә лаек.
      - Ольга Рукавишникова – 1980 елда Мәскәүдә үткән XX җәйге Олимпия уеннары җиңүчесе. Ул Олимпиадада биш төрле ярышны берләштергән дисциплинада (пятиборье) көмеш медаль яулады.
      - Лилия Нуретдинова (Яр Чаллы) 1992 елда Барселонада үткән ярышларда 4х400 метрлы эстафетада алтын медаль, ә 800 метрга йөгерүдә көмеш медаль алды.
      -  Нина Переведенцева Европа һәм Дөнья чемпионатларында катнашып күп тапкырлар җиңү яулаган. Халыкара класслы спорт мастеры Нина Переведенцеваның 1998 елда җиңел атлетика буенча Халыкара ярышларда күрсәткән нәтиҗәсе (6 м 85 см) әле бүген дә озынлыкка сикерү буенча Татарстан рекорды булып тора.
       - Ирина Вострикова -  Европа чемпионаты призеры, Япониядә һәм Италиядә үткән Универсиадаларда катнашкан спортчы.
      Аларны чын мәгънәсендә Татарстандагы җиңел атлетика йолдызлары дип атарга мөмкин.

      Ир-атлар

      Халыкара ареналарда чыгыш ясаган Татарстан җиңел атлетларының саны аз түгел. Мисал өчен, 1986 елгы “Добрая воля” уеннарында дүртенче урын алган йөгерешче Игорь Переведенцев, Дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүче булган озынлыкка сикерүче Руслан Гатауллин, 2000 елда Сиднейда үткән Олимпия уеннарында катнашкан йөгерешче  Артем Мастров, Европада үткән кышкы чемпионатта катнашкан ядрә ыргытучы Александр Сальников, 1998 елда Европа чемпионатында һәм башка халыкара ярышларда катнашкан йөгерешче Сергей Манаков, 1998 елда Сеулда үткән Олимия уеннарында катнашкан марафончы Равил Кашаповларны атап үтәргә мөмкин.
      Әмма ирләр арасында Олимпия уеннарында җиңгән беренче һәм әлегә бердәнбер Татарстан спортчысы – озынлыкка сикерүче Денис Капустин. 1989 елдан 2003 елга кадәр Денис Капустин СССР, БДБ һәм Россия җыелма командалары составына кергән. Бу дәвердә ул күп кенә халыкара дәрәҗәле спортчылар белән ярыша һәм уңышлы чыгыш ясый. Спортчы карьерасын төгәлләгәннән соң да ул Татарстанда җиңел атлетика спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул Халыкара класслы спорт мастеры Юлия Зиновьева, Атказанган спорт мастеры Игорь Спасовходский, Халыкара класслы спорт мастеры Алсу Мортазина, Халыкара класслы спорт мастеры Анна Куропаткина кебек спортчыларны әзерләгән тренер.

      Хәзерге заман. Яңа йолдызлар

      Пекинда үткән соңгы Олимпия уеннары Татарстан җиңел атлетлары өчен аеруча уңышлы булды. 2008 елда Татарстаннан катнашучы 3 спортчы төрле дәрәҗәдәге Олимпия медаленә лаек булды. Пекинда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән якташыбыз – Яр Чаллы кызы Гөлнара Сәмитова-Галкина.  Стипль-чез дисциплинасында Сәмитова-Галкина дөнья һәм Олимпиада рекорды куеп, алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе 8.58.81 Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Әлеге дистанциядә бронза медальне шулай ук якташыбыз Түбән Кама кызы Екатерина Волкова алды. 4х400 м эстафетада исә Казан җиңел атлеты Елена Мигунова көмеш медаль яулады.
      Дөнья һәм Европа чемпионатларында да безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясый. Шул ук Екатерина Волкова 2007 елда Осакада үткән Дөнья чемпионатында алтын медаль алды.
      2009 елда исә Дөнья чемпионатында Татарстаннан катнашкан хатын-кызлар командасы иң күпсанлысы иде. Халыкара ярышларда якташларыбыз йөгерешчеләр Галкина-Самитова, Волкова, Наталья Русакова, Любовь Моргунова, колга белән биеклеккә сикерүче Александра Киряшова, сөңге ыргытучы Валерия Забрускова катнашты. Шулай итеп Россия җыелмасына Татарстаннан берьюлы 6 спортчы кертелде.
      2011 елда республика җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Юлия Зарипова Кореяның Тэгу шәһрендә үткән Дөнья чемпионатында алтын медаль алды.

      Республикада җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар:
      - 7 җиңел атлетика манежы,
      - җиңел атлетика өчен йөгереш юллары һәм махсус секторлар булган 18 стадион,
      - балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр спорт клубларында 62 җиңел атлетика бүлеге бар.

      Татарстан Ресубликасы территориясендә үткәрелүче ярышлар

      1.    Ю.Красильников истәлегенә турнир. 2011 елда ярышларда бөтен Россиядән 700 дән артык спортчы катнаша.
      2.    Күп төрле ярышны берләштергән дисциплинада (многоборье) буенча Бөтенроссия турниры
      3.    Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге
      4.    Ветераннар арасында Алтын команда кубогы
      5.    «Яшьләр шиповкасы» ярышларының Бөтенроссия финалы


      Җиңел атлетика Казанда

      113 нче номерлы мәктәп
      «Гамәли оптика дәүләт институы» фән-сәнәгать берләшмәсе» федераль дәүләт унитар предприятиесе
      Казан шәһәренең «Авиатор» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
      Казан шәһәренең «Мотор» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
      Җиңел атлетика буенча балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
      «Виктория» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
      «Тасма» балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе
      «Приволжанин» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
      «Олимп» балалар һәм үсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе


      Объектлар Icon-more

      Dustadium-main-345x230

      Универсиада авылы стадионы

      Адрес: Универсиада авылы

      ___________________

      Үзәк стадион

      Адрес: Ташаяк ур., 2а
      Телефон: (843)292-57-02, (843)292-15-59