2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт көрәше


Катнашучы илләр

  • AZE
  • ARM
  • BLR
  • BUL
  • BRA
  • HUN
  • GBS
  • GER
  • GRE
  • GEO
  • EGY
  • ISR
  • IRI
  • ESP
  • KAZ
  • CAN
  • KGZ
  • CHN
  • LAT
  • LTU
  • MDA
  • MGL
  • POL
  • CGO
  • RUS
  • ROU
  • SLV
  • PRK
  • SRB
  • SVK
  • USA
  • SLE
  • TJK
  • TPE
  • TKM
  • TUR
  • UZB
  • UKR
  • FIN
  • FRA
  • CRO
  • CZE
  • EST
  • KOR
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 12 3 2 17
2 JPN 3 0 3 6
3 AZE 2 3 3 8

Грек-рим көрәше Универсиадаларда

Грек-рим көрәше буенча ярышлар Универсиадалар программасына беренче тапкыр 1973 елда кертелә. 1977 һәм 1981 елгы Универсиадаларда да грек-рим көрәшчеләре катнаша. Студентларның халыкара Уеннары кысаларында әлеге төр буенча  соңгы ярышлар 2005 елда Измир (Төркия) шәһәрендә уза.

Ирекле көрәш Универсиадаларда

Ирекле көрәш буенча ярышлар Универсиадалар программасына беренче тапкыр 1973 елда өстәмә спорт төре буларак кертелә. Бу вакыйга Мәскәүдә узган җәйге Универсиадада була. Икенче тапкыр ирекле көрәшчеләр 1977 елда Болгария башкаласы София шәһәрендә узган Универсиадада көч сынаша. 1981 елда Бухарестта (Румыния) узган Универсиада программасына янәдән ирекле көрәш буенча ярышлар керә. Ирекле көрәш буенча Универсиада кысаларында соңгы медальләр 2005 елда Төркиянең Измир шәһәрендә 2005 елда уйнатыла.


Ирекле көрәш

Россия империясе вәкилләре ирекле көрәш буенча халыкара ярышларда катнашмый. Олимпиадаларда безнең көрәшчеләрнең дебюты 1952 елда Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә була. Беренче тапкыр катнашуларына карамастан, Советлар Союзы спортчылары ул уеннарда 2 алтын һәм бер көмеш медаль яулый. Шул вакыттан бүгенгә кадәр СССР һәм Россиянең ирекле көрәшчеләре Олимпия уеннарының 46 алтын, 19 көмеш һәм 15 бронза медален алды. Җиңүчеләр арасында безнең спортчыларыбыз да бар: Гүзәл Манюрова – 2004 елда Греция башкаласы Афина шәһәрендә, Алена Карташова 2008 елда Кытай башкаласы Пекинда көмеш медальләргә лаек була.

Грек-рим көрәше

СССР көрәш федерациясе FILA Халыкара көрәш федерациясе составына 1947 елда гына керә. Биш елдан совет спортчылары беренче тапкыр Олимпия уеннарында катнаша. Хельсинкида узган бу Олимпиадада ук СССР спортчылары грек-рим көрәше буенча иң көчлеләрдән булуын күрсәтә.
1896 елда Афинада узган беренче Олимпиададан башлап, 2008 елда Пекинда узган Уеннарга кадәр исәпләсәң, Совет һәм Россия спортчыларына грек-рим көрәшендә тиңнәр юклыгын чамаларга була. Безнең спортчылар исәбендә - 41 алтын, 24 көмеш һәм 17 бронза медаль. Чагыштыру өчен: икенче урында баручы Финляндия җыелмасы спортчылары 20 алтын, 19 көмеш һәм 18 бронза медаль генә яулый алган.


Ирекле көрәш

Казанда соңгы елларда ике тапкыр ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты уздырыла. 2009 елда Татарстан башкаласында ир-ат спортчылар гына көч сынашса, 2006 елда Спорт сараенда ирекле көрәш белән шөгыльләнүче хатын-кыз спортчылар арасында ярышлар уза. 2003 елда шул ук Спорт сараенда Россия Укучылар спартакиадасы кысаларында ирекле көрәшчеләр көч сынаша. Бу Спартакиада Татарстан ирекле көрәше өчен иң уңышлысы була. Дмитрий Арзамасов – алтын, Алена Дегтярева – көмеш, Елена Кульмина  бронза медальләрен яулый. Ләкин өметле ирекле көрәшче Алена Дегтярева соңрак дзюдога күчә.

Грек-рим көрәше

Татарстан узган гасырның җитмешенче еллар уртасында гына совет грек-рим көрәше мәктәбенең элитасы арасында була.
2003 елда Россия укучыларының I җәйге спартакиадасы кысаларында грек-рим стилендә көрәшүчеләр Казанда көч сынаша. Бу ярышларда бүген танылган спортчылар булып үсеп җиткән Вячеслав Джасте, Заур Курамагомедов, Ибрагим Лабазанов, Анзор Тотров җиңү яулый. Ярышлар Спорт сараенда уза. 2009 елда шулай ук Спорт сараенда грек-рим көрәше буенча Россия чемпионаты үтә.


Объектлар Icon-more

___________________________

«Ак Барс» көрәш сарае

Адрес: Ф.Әмирхан проспекты, 1 йорт
Телефон: (843) 557-74-41