Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | CHN | 6 | 7 | 3 | 16 |
2 | RUS | 3 | 2 | 2 | 7 |
3 | AUS | 1 | 1 | 0 | 2 |
Суга сикерү II җәйге Универсиада программасына ук кертелә. Уеннар 1961 елда Болгария башкаласы София шәһәрендә уза. Шул вакыттан бирле суга сикерү Студентларның Бөтендөнья уеннарының мәҗбүри спорт төре булып тора.
Россиядә суга сикерү буенча беренче ярышлар 1913 елда үткәрелә.
Спорт төре буларак 20нче еллардан бирле үсеш ала. Ил чемпионаты 1923 елдан бирле үткәрелә.
1952 елда Суга сикерү буенча бөтенсоюз федерациясе оеша. Моңа кадәр әлеге дисциплина буенча СССР йөзү федерациясендә махсус секция эшләп килә. Шул ук елда совет спортчылары суга сикерү буенча Олимпия уеннарында беренче тапкыр катнаша. Алар программаның барлык 4 төре буенча да финалга чыгалар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында дүртенче урын алалар. Сигез елдан соң СССР җыелма командасы беренче Олимпиада медален яулый: Римда үткән Уеннарда Нинель Крутова хатын-кызлар арасында бронза медальгә лаек була. 1968 елгы уеннар ил җыелма командасына ике көмеш медаль китерә. Медаль ияләре - Тамара Федосова (трамплин) һәм Наталья Кузнецова (каланча).
1972 елда Владимир Васин зур тырышлык куеп, Олимпия чемпионы исеменә лаек була. Моңа кадәр ике Олимпия уенында уңышсыз чыгыш ясаганнан соң бу аның зур җиңүе. Васин италияле Клаус Дибиаси һәм Франко Каньоттоны, Америка спортчыларын җиңеп, уңыш казана. Киләсе уеннарда олимпия чемпионы исеменә Елена Войцеховская (каланча) лаек була. Безнең командадан Владимир Алейник (каланча) һәм Александр Косенков (трамплин) илгә бронза медаль алып кайталар. 1980 елда исә безнең ике спортчыбыз Александр Портнов һәм Ирина Калинина трамплиннан суга сикерү дисциплинасында Олимпия чемпионы була.
Суга сикерү буенча Россия федерациясе 1990 елда оеша. Ул илнең 15 субъектындагы 32 спорт оешмасын берләштерә һәм халыкара федерацияләр составына керә. Федерацияне А.В. Власенко җитәкли. Федерация Россиядә яшьләр һәм юниорлар арасында Россия беренчелекләре, илкүләм кубок, чемпионат оештыра. Безнең спортчылар халыкара ярышларда да актив катнаша.
1998 елда Россия спортчылары дөнья чемпионатында 10 алтын медальнең 5сенә лаек була. Ирина Лашко 1 метрлы трамплиннан суга сикерүдә алтын ала, Юлия Пахалина – 3 метрлы трамплиннан. Алар икесе бергә синхрон суга сикерүдә дә иң яхшылар дип таныла. Дмитрий Саутин да ике дисциплина буенча “дубль” ясый.
Бүген Саутин – дөньякүләм танылган спортчыларның берсе. Суга сикерү буенча ул 8 Олимпиада медале яулаган спортчы. Ул ике тапкыр Олимпия чемпионы (1996, 2000), ике тапкыр көмеш медаль иясе (2000, 2008), дүрт тапкыр бронза медаль иясе (1992, 2000, 2002, 2004). Дмитрий Саутин 5 тапкыр Олимпия уеннарында катнаша: 1992, 1996, 2000, 2004, 2008 еллар. Шулай ук ул берничә тапкыр Дөнья һәм Европа чемпионы, Дөнья һәм Европа кубоклары чемпионы, Гран-при иясе.
Россиядә танылган суга сикерүчеләр арасында И.Лашко, Ю.Пахалина, В. Ильина, А. Доброскок, Г. Гальперин һәм башкалар бар.