2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дзюдо


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 18
Ир-атлар
    Арасында шәхси ярыш
    • иң җиңел авырлык (60 килограммга кадәр)
    • ярым-җиңел авырлык (60 – 66 кг)
    • җиңел авырлык (66 – 73 кг)
    • ярым-урта авырлык (73 – 81 кг)
    • урта авырлык (81 – 90 кг)
    • ярым-авыр авырлык (90 – 100 кг)
    • авыр авырлык (100 килограммнан артык)
    Хатын-кызлар
      Арасында шәхси ярыш
      • иң җиңел авырлык (48 килограммга кадәр)
      • ярым-җиңел авырлык (48 – 52 кг)
      • җиңел авырлык (52 – 57 кг)
      • ярым-урта авырлык (57 – 63 кг)
      • урта авырлык (63 – 70 кг)
      • ярым-авыр авырлык (70 – 78 кг)
      • авыр авырлык (78 килограммнан артык)
      • ачык авырлык категориясе

      Катнашучылар саны – һәр җыелма команда составында 16 спортчы.

      Катнашучы илләр

      • AUS
      • AUT
      • AZE
      • AND
      • ARM
      • BLR
      • BEL
      • BEN
      • BUL
      • BIH
      • BRA
      • BDI
      • GBR
      • HUN
      • HAI
      • GHA
      • GUA
      • GER
      • GRE
      • GEO
      • EGY
      • ITA
      • KAZ
      • KGZ
      • CHN
      • CRC
      • CUB
      • LAT
      • LIB
      • LTU
      • MAD
      • MAC
      • MAS
      • MLI
      • MDA
      • MGL
      • NEP
      • PER
      • POL
      • POR
      • RUS
      • ROU
      • SLV
      • PRK
      • SRB
      • SIN
      • SVK
      • SUR
      • USA
      • TJK
      • TPE
      • TKM
      • TUR
      • UZB
      • UKR
      • PHI
      • FIN
      • FRA
      • CZE
      • CHI
      • SUI
      • SWE
      • EST
      • KOR
      • RSA
      • JPN

      Спорт төре

      2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
      Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
      1 KOR 5 2 3 10
      2 JPN 4 2 5 11
      3 RUS 2 2 6 10

      Дзюдо Универсиада программаларына беренче тапкыр 1967 елда Япония башкаласы Токиода узган Уеннарда өстәмә спорт төре буларак кертелә. 1999 елдан башлап дзюдо – мәҗбүри спорт программасының аерылгысыз өлеше.


      Россиядә дзюдоның рәсми тарихы 1960 нчы елларда башлана: СССР Самбо федерациясендә дзюдо секциясе ачыла һәм безнең ил Европа дзюдо союзына керә. Совет самбочылары яңа спорт төрен бик тиз үзләштерә һәм беренче зур чарада ук – 1962 елгы Европа чемпионатында Андзор Кикнадзе белән Андзор Кибрацашвили ике алтын медаль яулый.
      1964 елда Япониядә узган Олимпиадада катнашкан дүрт спортчы да бронза медальләргә лаек була.
      1992 елда Санкт-Петербург спортчысы Елена Петрова Барселонадан – бронза, ә 2002 елда Пермь вәкиле Любовь Брулетова Сиднейдан Олимпия уеннарының көмеш медален алып кайта.
      СССР спортчылары арасында беренче дөнья чемпионы – Владимир Невзоров (1975 ел).
      Бүген Россиядә дзюдоның актив үсеше дәвам итә. Мәскәү халыкара турнирына «Суперкласс турниры» дәрәҗәсе бирелде. Ел саен дөньяның иң көчле көрәшчеләре бу ярышта катнашу өчен Россия башкаласына килә. Илдә дзюдо үсешенең яңа этабы – «Россия Президенты кубогы»на турнир үткәрелү.
      Россия дзюдо федерациясе Халыкара дзюдо федерациясенең континенталь бүлеге булган Европа дзюдо берлеге әгъзасы булып тора.
      Бу спорт төрендә Россиянең горурлыгы – Шота Самсоновоич Чочишвили (1950, июль – 2009, 27 август) – атаклы совет дзюдочысы, СССР спортчылары арасында дзюдо буенча беренче Олимпия чемпионы (1972 ел). Күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, СССР ның атказанган спорт мастеры (1972). Почет билгесе ордены кавалеры.


      Татарстанда үткәрелгән зур чараларга килгәндә, иң дәрәҗәлесе 2011 елда узды. Казан дзюдо буенча Россия чемпионатын кабул итте. Бу ярышларда Татарстаннан 23 спортчы (13 ир-ат һәм 10 хатын-кыз) катнашты. Хуҗалар ике бронза медаль яулады, икесе дә Пекин Олимпиадасында катнашкан, берничә ел элек Үзбәкстаннан Казанга күченеп килгән Мария Шекерова исәбендә.


      Объектлар Icon-more

      Tatneftarena-345x230

      «Татнефть Арена» спорт сарае

      Адрес: Чистай ур., 42 йорт
      Телефон: (843) 527-85-05, (843) 527-85-50