2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Теннис


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 7
Ир-атлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар
Катнаш
  • парлар
Хатын-кызлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар

Һәр җыелма команда составында 8 спортчы булырга мөмкин.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • AUT
  • ARG
  • BLR
  • BOT
  • BRA
  • GBR
  • GER
  • HKG
  • ZAM
  • ZIM
  • INA
  • JOR
  • CAN
  • QAT
  • CHN
  • COL
  • LAT
  • LIB
  • MAD
  • MAW
  • MAS
  • MEX
  • MGL
  • NAM
  • OMA
  • POL
  • RUS
  • SAM
  • SMR
  • SVK
  • SLO
  • SUR
  • USA
  • TJK
  • THA
  • TPE
  • TKM
  • UGA
  • UKR
  • PHI
  • FRA
  • CRO
  • CZE
  • SUI
  • SRI
  • EST
  • KOR
  • JPN
  • ANU

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 2 1 1 4
2 JPN 1 1 1 3
3 KOR 1 0 1 2

Теннис 1959 елда Туринда үткән беренче Универсиададан бирле Уеннарның мәҗбүри программасына кертелә.


Теннис турында беренче тапкыр Лев Толстойның “Анна Каренина” романында языла. Әлеге әсәр 1875-78 елларда өлешләп “Русский вестник” журналында басыла. Толстой спортны үлеп яраткан, төрле яңа спорт төрләре белән кызыксынып торган. Шуңа күрәдер инде ул моңа кадәр Европада популярлык казанган теннисны россиялеләр арасында җәелдерүгә үз өлешен кертә.
Россиядә беренче теннис корты 1866 елда Санкт-Петербург шәһәрендә төзелә. Ә безнең илдә теннисның туган көне буларак 1878 елның 28 августы билгеләнә. Бу көнне энтузиастлар җыелып, халыкка теннис уйнап күрсәтә. Бу вакыйгадан соң илдә лаун-теннисны һәрьяклап җәелдерү турында манифест кабул ителә.
Манифест кабул ителеп, 30 ел узгач, 1897 елда теннис буенча беренче Бөтенроссия турниры оештырыла. Анда катнашырга дип чит илләрдән –Австралиядән, Франциядән дә спортчылар килергә тиеш була. Әмма алар илдәге тотрыксыз сәясәттән куркып, ярышлар чит ил спортчыларыннан башка гына уза.
Теннис буенча беренче Россия чемпионы исеменә Георгий Брей һәм Надежда Мартынова лаек була. Әлеге ярышлар шулкадәр уңышлы уза ки, алга таба аны һәм ел саен үткәрә башлыйлар.
1913 елда Россия яңа гына оештырылган Лаун-теннис буенча халыкара федерация составына кертелә. Теннис буенча Россия чемпионаты исә иң эре халыкара турнирлар исемлегендә урын ала. Әлеге вакыйгалар Россиядә теннис үсешенә тагын бер этәргеч була. Илдәге эре шәһәрләрдә, хәтта авылдагы утарларда, шәхси йортларда да теннис кортлары корып куела.
Петербургта “Лаун-Теннис” дип аталган журнал да чыгара башлыйлар. Әлеге журналда һәм ул чорда чыккан башка матбугат чаралары битләрендә ул чорның танылган шәхесләрен ракетка тоткан килеш күрергә мөмкин. Патша гаиләсе исә теннисны аеруча үз иткән
Әлеге спорт төре буенча иң танылган Россия спортчысы – Марат Сафин. Ул 1997 елдан бирле төрле теннис турнирларында катнаша. Марат Сафин шәхси разряд буенча дөньяның беренче ракеткасы, Россиянең атказанган спорт мастеры.


Россия хатын-кыз теннисчылары дөньяда һәрвакыт иң көчлеләрдән санала. Татарстанда да хатын-кыз спортчылар беренче булып россиякүләм һәм халыкара ярышларда җиңү яулый башлады. 2009 елда Белградта үткән Универсиадада Казан кызы Ксения Лыкина ике медаль белән кайтты. Яшьләр арасында Сабина Шәйдуллина, Полина Новоселова, Анна Смолина өметле спортчылар булып үсеп киләләр.
Россиянең әйдәт баручы спортчылары арасына якташыбыз Екатерина Яшина да керә. Ул Россия кубогы, Казан Теннис Академиясендә үткәрелә торган ITF сериясендәге Ельцин кубогы иясе. Аңа кадәр Казанда тагын бер теннис йолдызы - Августа Цыбишева бар иде.
Татарстанда теннис буенча турнирлар, ярышлар еш үткәрелә. Аларның географиясе арта, чикләре киңәя, статусы үсә. Казан Кремле кубогына үткәрелә торган ярышлар да хәзер ATP системасы буенча сайлап алу турниры буларак оештырыла. Соңгы елларда ул заманча таләпләргә туры килә торган Теннис Академиясендә үткәрелә. Теннис Академиясе 2009 елның көзендә, Казанда үткән “Россия – спорт державасы” форумы вакытында ачылган иде. Берничә ел рәттән Әлмәттә ирләр һәм хатын-кызлар арасында Россия кубогы ярышлары үтә.
2012 елның беренче яртысында ук Казанда Kazan Kremlin Cup ярышларының өч турниры үткәрелде. Агымдагы елның августында Казан Теннис Академиясендә тагын бер мөһим вакыйга - хатын-кызлар арасында ITF сериясе кысаларында «Tatarstan Open 2012» халыкара турниры үтәчәк.


Объектлар Icon-more

________________

Теннис Академиясе

Адрес: Оренбург тракты, 101 йорт
Телефон: (843) 221-24-96