2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 4
  • Соло
  • Дуэт
  • Төркем
  • Комби

Катнашучы илләр

  • AUT
  • BUL
  • HUN
  • ITA
  • CAN
  • MAC
  • NZL
  • RUS
  • USA
  • TUR
  • UGA
  • UZB
  • CZE
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 4 0 0 4
2 JPN 0 4 0 4
3 ITA 0 0 2 2

Синхрон йөзү Универсиаданың өстәмә спорт төрләре арасына керә.


2000 елда Синдейда узган, 2004 елда Афинада узган һәм 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында синхрон йөзү буенча барлык алтын медальләрне дә Россия җыелма командасы алды. Безнең команданың тренеры - Татьяна Покровская. Спортчылар Ольга Седакова, Ольга Брусникина, Наталья Ищенко инде күп еллар дәвамында беренчелекне беркемгә дә бирмиләр. Безнең спортчылар францияле Вирджини Дидье һәм испан  Гемма Менгуаль белән генә исәпләшә. Хәзер әлеге ике спортчы да карьераларын тәмамлады. Шуңа күрә бүген дөньядагы иң көчле синхронисткалар Россиядә яши. Ялгыз чыгыш ясаучылар традициясен бүген Наталья Ищенко дәвам итә, ә Ольга Брусникина һәм Ольга Киселеваның җиңелмәс дуэтына алмашка Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина килде. Нәтиҗәдә, синхрон йөзү буенча соңгы Дөнья чемпионатыннан безнең спортчылар 7 комплект алтын медальнең 7сен дә алып кайттылар.


1986 елда элеккеге Брежнев, хәзерге Яр Чаллы шәһәрендәге Волгоград физик культура академиясе филиалына укытучы булып      Черноок Оксана Владимировна эшкә урнаша. 1987 елда «Осводовец» спорт-сәламәтләндерү комплексының «Дельфин» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә ул синхрон йөзү буенча төркемнәр ача. Беренче тренер-хореограф Мещерякова (Гразыкина)  Оксана Викторовна белән алар төркемнәргә кызлар сайлап алып, аларны өйрәтә башлыйлар. 1998 елда 12нче олимпия резервындагы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә синхрон йөзү бүлеге ачыла. 2000 елда исә беренче тапкыр Идел буе федераль округында синхрон йөзү буенча беренчелек һәм чемпионат үткәрелә. Черноок Оксана Владимировна һәм Мещерякова Оксана Викторовна тарафыннан 8 Россия спорт мастеры тәрбияләнә. Алар  Идел буе федераль округы беренчелекләрендә, Татарстан чемпионатларында җиңүче кызлар. 2000 елда «Дельфин» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Кочнев Виктор Александрович синхрон йөзү бүлеге ачты. Бүген Чаллыда ике синхрон йөзү мәктәбе эшләп килә. Казанда исә фитнес клубларда синхрон йөзү бүлекләре бар. 2011 елда Түбән Камада синхрон йөзү группалары булдырылды. Бүген Татарстанда синхрон йөзү буенча 10 спорт мастеры, 20 спорт мастерлыгына кандидат, төрле дәрәҗәдәге чемпионат призерлары бар. Безнең спортчылар  Лоншакова Диана, Рощина Юлия, Илалтдинова Линара һәм башкалар Идел буе федераль округы җыелмасы составына кертелгән.

Россия җыелмасындагы җиңелмәс спортчылар арасында татар кызы Эльвира Хәсәнова да бар. Ул бүген Мәскәү һәм Татарстан өчен чыгыш ясый. Эльвира үзе Мәскәүдә туган татар кызы, әмма аның әнисе Казаннан.  Татарстан өчен Хәсәнова Пекин Олимпиадасыннан алтын медаль, Европа һәм Дөнья чемпионатларыннан беренче урыннар алып кайтты.

Татарстанда синхрон йөзүне үстерү максатыннан 2010 елның августында Чаллыга Россиянең атказанган тренеры Нинель  Марковна Кожедуб чакырылды. Ул Самарада 20 Россия спорт мастеры, Европа һәм Дөнья чемпионы Татьяна Завалищинаны тәрбияләгән остаз. Кожодуб ике ел эчендә Татарстан командасын Россия чемпионаты һәм беренчелеге призеры дәрәҗәсен җиткерде. Бүген синхрон йөзү буенча Татарстан федерациясенең төп максаты – 2013 елгы Универсиадага әзерләнү.