Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | RUS | 12 | 1 | 3 | 16 |
2 | BLR | 2 | 2 | 2 | 6 |
3 | JPN | 2 | 1 | 2 | 5 |
2013 елгы Универсиада программасында беренче тапкыр самбо буенча ярышлар уздырылачак.
Самбо – бүгенге Россиядә иң массалы спорт төрләренең берсе. Кыйммәтле спорт корылмалары, инвентарь таләп итмәү һәм җәмгыятьнең иҗтимагый тормышында мөһим роль уйнавы сәбәпле, самбо Россия Федерациясенең 72 субъектында актив үстерелә. 400 меңләп россияле самбо белән шөгыльләнә, дип исәпләнелә. Спорт һәм сугыш самболары буенча балалар, яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар, ветераннар арасында бөтенроссия дәрәҗәсендә генә 150 дән артык ярыш уздырыла: Россия беренчелекләре, чемпионатлары һәм кубоклары, дәүләт эшлеклеләре, СССР һәм Россия геройлары, самбога нигез салучылар, ветераннар исемен йөрткән турнирлар һ.б. Безнең илдә самбо буенча үткәрелүче төп ярышлар: Россия Федерациясе Президенты кубогы, Каһарман-шәһәрләрнең, сугыш даны шәһәрләренең һәм федераль округларның үсмерләр командалары арасында «Җиңү» халыкара турниры, Е.М. Чумаков истәлегенә командалар арасында Россия чемпионаты. 2008 елдан башлап 16 ноябрьдә Бөтенроссия самбо көне үткәрелә.
Самбо – Россиядә туып, безнең илдә генә түгел, дөньяның 84 илендә дә популярлык казанган спорт төре.
Төрле авырлык категорияләрендә безнең спортчылар дөньяда иң көчлеләр исәпләнелә. Алар арасында – атказанган спорт мастерлары, 11 тапкыр дөнья чемпионнары Морат Хәсәнов белән Ирина Родина, 8 тапкыр дөнья чемпионы Рәис Рәхмәтуллин, 6 тапкыр дөнья чемпионнары Сергей Лоповок, Светлана Галянт, сугыш самбосы буенча 4 тапкыр дөнья чемпионы, катнаш стильдәге көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Федор Емельяненко, I Бөтендөнья көрәш уеннары җиңүчеләре Марианна Алиева, Екатерина Оноприенко һәм Баир Омоктуев (сугыш самбосы).
Россия Олимпия комитеты әгъзасы булган Бөтенроссия самбо федерациясе Халыкара һәвәскәр самбочылар федерациясе белән берлектә самбоны Олимпиадалар программасына кертү өчен бик тырыша.
Бөтенроссия самбо федерациясе 1990 елның 14 июлендә Россия Федерациясендә самбо көрәшен үстерү, пропагандалау һәм популярлаштыру, халыкара спорт мәйданыда самбоның дәрәҗәсен арттыру максаты белән оештырыла.
Татарстан самбосы үсешенең иң югары ноктасы узган гасырның 80-90 нчы елларына туры килә. Нигездә, бу ике вакыйгага бәйле.
Беренчесе – республика данын бертуган Мадьяровларның яклавы. Илдус Илдархановның «Алты егет булганнар» (русчасы – «Богатырского рода-племени», татарчадан русчага тәрҗемәче – Җәүдәт Абдуллин) китабында язылганча, кече энеләрен спорт белән иң өлкәннәре – дзюдо буенча спорт остасы һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Фәрит Мадьяров кызыксындыра. Ул – 1975 – 1977 елларда Татарстанның иң уңышлы тренеры. Ул тәрбияләгән спортчылар арасында – халыкара дәрәҗәдәге 8 спорт мастеры һәм бихисап спорт мастерлары.
Нәкыйп Мадьяров – самбо буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, дзюдо буенча спорт мастеры. 1981 – 1984 елларда СССР җыелмасы өчен чыгыш ясый, Дөнья кубогын яулый, дөнья чемпионатының көмеш медаленә лаек була.
Рафыйк Мадьяров самбо буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры һәм спорт мастеры исемнәренә ирешә. Иң зур җиңүе – 1982 елда дөнья чемпионатының көмеш призеры була.
Нәфыйк Мадьяров – самбо буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, дзюдо буенча спорт мастеры. Спорт карьерасында иң югары күрсәткече – 1983 елда Дөнья кубогында 3 нче урынны яулый.
Фарих һәм Рәшит Мадьяровлар – самбо буенча спорт осталары.
Республика самбосының 90 нчы елларда үсеш алуы самбо буенча халыкара ярышларны оештыру регламентындагы җитешсезлекләр белән бәйле. Ул вакытта Татарстан спорты җитәкчеләре республика командасы өчен халыкара ярышларда аерым команда булып чыгыш ясау хокукын ала. Бу чорда чыгыш Татарстан данын яклаган самбочылар арасында – Зөлфия Гарипова, Сергей Алеханов, Данил Антисин, Наталья Ащеулова, Алексей Кухаренко.