2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чирәмдәге хоккей


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 2
Ир-атлар
  • ир-ат командалары арасында турнир
Хатын-кызлар
  • хатын-кыз командалары арасында турнир

Катнашучылар саны – 8 ир-ат + 8 хатын-кыз командасы.

Катнашучы илләр

  • BLR
  • GER
  • ITA
  • MAS
  • POL
  • RUS
  • UKR
  • FRA
  • KOR
  • RSA
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 1 1 0 2
2 KOR 1 0 0 1
3 FRA 0 1 0 1

Казандагы Универсиадага кадәр чирәмдәге хоккей буенча ярышлар җәйге Универсиада программасына бары тик бер мәртәбә, Шеффильдәге 1991 елгы  студентлар уеннарында (Бөекбритания) гына кертелде.


СССР да чирәмдәге хоккей үсеше 1967 елда, СССР туплы һәм чирәмдәге хоккейларның берләштерелгән федерациясе төзелүдән башлана. Федерациянең президенты итеп Гранатуров Григорий Петрович билгеләнә.
1969 елның 26 октябрендә СССР туплы һәм чирәмдәге хоккейларның берләштерелгән федерациясе – Халыкара хоккей федерациясенә (FIH), ә 1970 елның 22 сентябрендә Европа хоккей федерациясенә (EHF) кабул ителә.
1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиадада ир-ат һәм хатын-кыз җыелма командалары бронза медальләре яулаганнан соң СССР чирәмдәге хоккей федерациясе булдырыла. Аерым федерациянең беренче президенты Станислав Архипович Чибиряев бу вазыйфада 1988 елга кадәр хезмәт куя. 1988-1992 елларда федерацияне Михаил Петрович Безруков җитәкли. 1992 елдан 2012 елга кадәр Россия чирәмдәге хоккей федерациясен Чеченков Сергей Васильевич  җитәкли. Федерациянең хәзерге вакыттагы президенты - Черепанов Павел Дасеевич.


Казанда чирәмдәге хоккей тарихы 30 елдан артык вакытны үз эченә ала. 1975 елда Мәскәүдә узган Пленумда «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенә ТАССР да чирәмдәге хоккейны үстерүгә алынырга тәкъдим ителә. 1975-76 елларда «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте каршында хатын-кызлар өчен чирәмдәге хоккей секциясе ачыла. Мөнир Хәбибрахман улы Фәйзрахманов белән Геннадий Зиннур улы Филюшин Педагогика институты базасында «Буревестник» хатын-кызлар командасын оештыра.
Казан химия-технология институты базасында оештырылган «Буревестник» ир-атлар командасы (беренче тренер – Стариков В.А.) 1981 елда Бөтенроссия ярышларында катнаша башлый. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе – ике команданың да 1981 елның июнендә «Буревестник» ирекле спорт җәмгыяте беренчелегендә катнашуы. Ир-ат командасы СССР халыклары спартакиадасында катнаша, СССР беренчелегенең икенче лигасында уйный. Төрле елларда команда «Буревестник» һәм профсоюзлар спорт җәмгыятьләренең данын яклый. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. 10 ел дәвамында тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1991 елда команда СССР беренчелегенең беренче лигасында уйнау хокукын яулый (тренер – А.Баранкин).
1992 елда Сергей Чернов ветераннар теләктәшлеге белән Казанда чирәмдәге хоккейга яңа сулыш өрә – «Идел» (2000 елдан – «Динамо») ир-ат командасы күпсанлы җиңүләргә таба беренче адымын ясый.
2000 елдан башланган үсеш «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте тырышлыгы белән бәйле. Бу вакытта ТР чирәмдәге хоккей федерациясе оештырыла. Чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнүчеләр, командалар саны арта, нәтиҗәләр яхшырганнан яхшыра бара. Татарстанда чирәмдәге хоккейның нигезен «Динамо» республика олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе тәшкил итә. 2000 елда ачылган бу мәктәп бүген чирәмдәге хоккей өчен кадрлар әзерләү буенча Татарстанның гына түгел, Россиянең дә алдынгы үзәкләренең берсенә әйләнде.
Төрле яшьтәге балалар һәм үсмерләр командалары (егетләр дә, кызлар да) Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелгән барлык ярышларда республика данын лаеклы яклап килә.
Ир-ат һәм хатын-кыз командалары Россия чемпионатының югары лигасында уйный, сезон саен призлы урыннар яулап тора.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан «Авиатор» балалар һәм үсмерлә спорт мәктәбендә, Олимпия резервы училищсында чирәмдәге хоккей бүлекләре эшли.
Россия чемпионатының суперлигасында Татарстан Республикасы өчен түбәндәге командалар чыгыш ясый:
– «Динамо-Казан» ир-ат командасы (баш тренер – Араик Арташович Маргарян) – 8 тапкыр Россия чемпионы, күп тапкыр Россия чемпионатының көмеш һәм бронза медальләре призеры, Россия кубогы җиңүчесе, 2010/2011, 2011/2012 елгы сезоннарда Европа хоккей лигасы катнашучысы;
– «Динамо» республика олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбенең хатын-кыз командасы (тренер – Сергей Львович Чернов);
– «Динамо – Гипронииавиапром» хатын-кыз командасы (тренер – Игорь Сергеевич Муллаҗанов).
2007 елда Чирәмдәге хоккей үзәге кулланылышка тапшырыла. Бүген ул  Татарстан чирәмдәге хоккееның төп үзәге. Бөтен халыкара таләпләргә җавап бирә торган мондый заманча үзәк Россиянең башка шәһәрләрендә юк.
Үзәк кырларында уеннар һәм күнегүләр 2006 елдан бирле бара. Ул вакыттан бирле биредә чирәмдәге хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар чемпионатлары, Россия кубогы уеннары, югары лига ярышлары (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында), балалар арасында турнирлар уздырылды.
Чирәмдәге хоккей үзәгендә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар да үткәрелде:
– 2007 ел – ир-ат командалары арасында «Челлендж – 1» Европа чемпионаты;
– 2008 ел – хатын-кыз командалары арасында Пекин Олимпиадасында катнашу өчен сайлап алу (квалификация) турниры;
– 2009 ел – хатын-кыз командалары арасында беренче «Челлендж – 2» Вызов кубогы;
– 2010 ел – хатын-кыз командалары арасында Дөнья кубогында катнашу өчен сайлап алу турниры.
Казанның халыкара ярышлар үткәрү буенча бай тәҗрибәсен һәм Татарстан командаларының югары күрсәткечләрен исәпкә алып, чирәмдәге хоккей 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына кертелде.


Объектлар Icon-more

Centrhokkeya-345x230

Чирәмдәге хоккей үзәге

Адрес: Казан ш., Оренбург тракты, 11 йорт
Телефон: (843) 533-36-54