2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бадминтон


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 6
Ир-атлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар
Катнаш командалар
Хатын-кызлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар

Һәр җыелма команда составында 12 спортчы булырга мөмкин.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • BEL
  • BOT
  • BRA
  • GBR
  • GER
  • HKG
  • DOM
  • EGY
  • ZAM
  • INA
  • ESP
  • CAN
  • CHN
  • LAT
  • MAC
  • MAS
  • MGL
  • NEP
  • POL
  • RUS
  • SRB
  • SIN
  • SYR
  • SVK
  • SUR
  • USA
  • THA
  • TPE
  • UGA
  • UKR
  • PHI
  • FIN
  • FRA
  • SWE
  • SRI
  • EST
  • KOR
  • JAM
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 KOR 5 0 2 7
2 THA 1 0 2 3
3 CHN 0 4 1 5

Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннарында бадминтон буенча ярышлар беренче тапкыр 2007 елда Бангкокта (Таиланд) үткәрелә. 2011 елда Шеньчжэньдә узган Универсиада кысаларында яшь бадминтончылар икенче тапкыр көч сынаша. Әмма бадминтон җәйге Универсиадаларның мәҗбүри 13 спорт төре исемлегенә керми.


СССР Бадминтон федерациясе 1961 елда оештырыла, 1974 елда Халыкара бадминтон федерациясенә керә.
Халыкара мәйданда Россия бадминтоны дәрәҗәсе күптән түгел генә күтәрелә башлады. Иң беренче чиратта, бу безнең спортчыларның бадминтон буенча халыкара ярышларда чагыштырмача соң катнаша башлавы белән бәйле. Беренче җитди нәтиҗәләр Андрей Антропов исеме белән бәйле. Ул 50 тапкыр СССР һәм Россия чемпионы була, Европа һәм дөнья кубогы этапларында күпсанлы җиңүләргә ирешә, Европа чемпионатларында – көмеш һәм бронза, Дөнья кубогы финалында бронза медальләр ала.
Соңгы елларда бадминтон буенча Россия җыелмасының нәтиҗәләре күпкә яхшыра төште. 2009/2010 елгы сезон ярты гасырдан артык вакыт аралыгында иң нәтиҗәлесе булды. 2009 елгы Европа чемпионатында Нина Вислова белән Валерия Сорокина пары – алтын, Болгария спортчысы Петя Неделчева белән парда Анастасия Русских – көмеш, ә Элла Диль – бронза медальләргә лаек булдылар. 2012 елда Владимир Иванов Гран-приның дөнья күләмендә дәрәҗәле этабын - USA Open отты. Олимпия Уеннары алдыннан – 2012 елда Россия җыелмасы барлык биш категориядә дә биш лицензия яулады. Нина Вислова һәм Валерия Сорокина Лондонда милли җыелма командалар арасындагы бадминтон буенча Олимпия Уеннарында беренче бронза медальгә лаек булды.


Казанда Бадминтон 1961 елдан бирле уйнала. 2010 елда Бадминтон федерациясен эшкуар Юрий Чаплыгин җитәкли башлый. 2011 елда федерация структурасында җитди үзгәрешләр була – Татарстанда бадминтонны үстерү өчен Бадминтон федерациясенең Күзәтү советы оештырыла, аның җитәкчесе итеп ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов билгеләнә.
Республикада бадминтонның популярлыгы елдан-ел арта бара. Әйтик, 2011 ел ахырына бадминтон белән кызыксынучы татарстанлылар саны 1600 дән 4300 кешегә кадәр җитә.
Татарстан бадминтончыларының халыкара дәрәҗәдә беренче уңышлары Виктория Воробьева исеме белән бәйле. 2012 елда ул Польша, Германия, Голландиядә узган халыкара турнирларда җиңү яуларга өлгерде инде. Бүген ул үсмерләр арасында дөнья чемпионатына әзерләнә. Ярышлар Япониядә узачак.


Объектлар Icon-more

________________

Теннис Академиясе

Адрес: Оренбург тракты, 101 йорт
Телефон: (843) 221-24-96