2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболы


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 2
Ир-атлар
  • ир-атлар арасында турнир
Хатын-кызлар
  • хатын-кызлар арасында турнир

2013 елгы Универсиадада 64 команда катнаша ала.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • AUT
  • BLR
  • BRA
  • GER
  • HKG
  • ISR
  • ITA
  • CAN
  • CHN
  • MEX
  • NZL
  • NOR
  • UAE
  • OMA
  • POL
  • POR
  • RUS
  • USA
  • THA
  • TUR
  • PHI
  • FIN
  • FRA
  • CZE
  • KOR
  • JPN
  • NMI

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 POL 1 1 0 2
2 RUS 1 0 1 2
3 GER 0 1 1 2

Пляж волейболы буенча беренче һәм әлегә бердәнбер ярышлар 2011 елда Шеньчжэнь Универсиадасында уза. Ир-атлар арасында беренче урынга Польшадан Кадзиола/Шаланкевич командасы лаек була. Икенче урында – Россия спортчылары Сергей Прокопьев белән Юрий Богатов, өченчедә – Украинадан Самодай белән Попов. Хатын-кызлар арасында беренче өчлеккә Германия, АКШ һәм Бразилия командалары эләгә.


СССРда пляж волейболы буенча беренче рәсми ярышлар 1986 елда уздырыла. 1989 елда ир-атлар арасында Мәскәү һәм СССР кубоклары уйнатыла. Шул ук елны Советлар Союзы спортчылары беренче тапкыр дөнья чемпионаты һәм Дөнья турында катнаша.
Пляж волейболы буенча Россия чемпионаты беренче тапкыр 1993 елның июлендә Сестрорецк шәһәрендә үткәрелә. 1994 елның июлендә Санкт-Петербургта, Петропавел кирмәне янында пляж волейболы буенча ярышлар уза. 1995 елның мартында  СКА спорт сараенда пляж волейболы буенча уен беренче тапкыр түбә астында уйнала. Бу уенда Россия җыелмасы Бразилия спортчыларын кабул итә. Шул ук елдан Россиянең хатын-кызлар командалары пляж волейболы буенча Дөнья турында катнаша башлый.
1998 елның августында Мәскәүдә беренче тапкыр Дөнья туры этабы үкәрелә. 10 елдан соң Мәскәүдәге ярышлар «Зур шлем» турниры дәрәҗәсен ала. 2005 елдан бирле Санкт-Петербургта үткәрелүче St. Petersburg Open ярышлары да Дөнья турының бер этабы буларак уза. Сочи һәм Мәскәүдә CEV карамагы астында Russian Masters турнирларын үткәрү дә традициягә әйләнде. Европа чемпионатының финалларын 2005 елда – Мәскәү, 2009 елда – Сочи кабул итә.
Россия спортчылары Дмитрий Барсук белән Игорь Колодинский 2007 елда Гштаадта дөнья чемпионатының көмеш медальләрен яулый, 2008 елда Пекин Олимпия уеннарында катнаша. 2008 елда яшь спортчы кызларыбыз Европа чемпионатларының 3 алтын медаленә лаек була. Алар – Мария Браткова белән Евгения Уколова (U-23 категориясендә), шул ук Уколова белән Анна Маркова (U-20 категориясендә), Ирина Чайка белән Екатерина Карапищенко (U-18 категориясендә)
Бөтенроссия волейбол федерациясе Россия чемпионатын (ярышлар берничә этапта илнең төрле шәһәрләрендә уза), егетләр, кызлар, ветераннар арасында чемпионатлар оештыра.


Россия ярышларын үткәрү географиясе киңәйгәннән киңәя бара. 2010 елда пляж волейболы буенча ярышлар үткәрелүче шәһәрләр саны Казан исәбенә арта. 2010 елда Татарстан башкаласында бер-бер артлы Россия чемпионаты этаплары һәм студентлар арасында Европа чемпионаты уздырыла. Ярышларда Татарстан спортчылары да катнаша, әмма югары нәтиҗәләргә ирешә алмый.
2011 елда Казан янәдән Россия чемпионаты этабын һәм студентлар арасында ил чемпионатын, шулай ук дәрәҗәле халыкара турнирлардан исәпләнелгән Континенталь Кубокның Зона этабын үзендә үткәрә. Бу ярышларда катнашкан җыелма командалар 2012 елда Лондонда узачак Олимпиадага эләгү өчен дә көч сынаша.


Объектлар Icon-more

_______

«Казанка» пляж волейболы үзәге

Адрес: Казансу елгасы яры, Су спорт төрләре сарае зонасы.