Халыкара студентлар спорты федерациясе рәсми рәвештә 1949 елда оеша. Әлеге оешманың барлыкка килүе беренче чиратта 1923 елның маенда Парижда үткән Студентларның беренче Бөтендөнья уеннары үткәрелү белән бәйле. Уеннарны оештыру белән Пьер де Кубертенның фикердәше, танылган француз галиме һәм педагог Жан Петитжан шөгыльләнә.
1924 елда Варшава шәһәрендә Халыкара университетлар спорты конгрессы уза. Анда Халыкара студентлар конфедерациясе оештыру турында карар кабул ителә. Әлеге оешма 1939 елга кадәр эшли. Бу вакыт эчендә студентлар өчен барлыгы сигез Халыкара уеннар үткәрелә. Укырга
Студентлар арасында халыкара спорт ярышлары үткәрүче төп оешма булган һәм күп кенә спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү буенча дөньяда икенче урында торган FISUның структурасы үзгәрүчән, әмма бик эффектив. Укырга
Комитетлар оешманың Башкарма комитетына идарә итү мәсьәләләре буенча ярдәм итә һәм киңәшләрен бирә. Укырга
FISU Gala рәсми бүләкләү тантанасы – Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) проекты. Аның төп максаты булып студентлар спорты хәрәкәте үсешенә, спорт идеаллары һәм гуманизмны пропагандалауга зур өлеш керткән җәмәгатьчелек вәкилләрен бүләкләү тора. Укырга