Казан 2013 елның 2 - 4 июнендә Бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеген кабул итәчәк. Ярышлар Оренбург тракты, 101 адресында урнашкан Теннис академиясендә узачак.
Беренчелектә 300 спортчы катнашыр дип көтелә, алар арасында 32 комплект медаль уйнатылачак.
Турнирга 57 судья җәлеп ителәчәк.
Бадминтон буенча ярышлар 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан сынау ярышлары буларак уздырыла. Бадминтон Бөтендөнья студентлар Уеннарында мәҗбүри спорт төре булып саналмый, ул беренче тапкыр 2007 елда Бангкокта (Таиланд) тәкъдим ителде.
Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың сынау ярышларының чираттагысы тѳгәлләнде. Уеннарның мөһим объектларыннан берсе булган Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең традицион финал бәйгеләре узды. Ярышлар шәхси, парлы һәм катнаш категорияләрдә, яшь буенча дүрт төркемдә барды.
Тулысынча укыргаКазанның Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы дәвам итә, ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек уңаеннан сынау чарасы буларак уздырыла.
Тулысынча укыргаКазанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың сынау ярышларының чираттагысына старт бирелде. 2 июньдә Уеннарның мөһим объектларыннан берсе булган Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге традицион финал бәйгеләренең беренче раунды узды.
Тулысынча укырга