2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Беренчел чаралар

Суга сикерү буенча 4 ил арасында матч

2013 елның 6 - 8 декабрендә Казанда Су спорт төрләре сараенда “Суга сикерү буенча 4 ил арасында матч – 2013” халыкара ярышлары уза. Матчта Россия, Украина, Италия һәм Германия җыелма командаларының 51 спортчысы катнаша.


Йөзү буенча Россия чемпионаты

2013 елның 15 — 19 ноябрендә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда булачак. Чемпионат 2013 елның декабрендә Хернинг шәһәрендә (Дания) узачак йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен йөзү буенча Россия җыелма командасы составын формалаштыру максатында уздырыла.


Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге

Казанда 14-16 июньдә Таш Аяк урамы, 2а йортында урнашкан Үзәк стадионда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узачак.


Идел буе федераль округы вузлары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышлары

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада старт алуга кадәр нәкъ бер ай кала, 2013 елның 6 июнендә Идел буе федераль округы вузлары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышлары башланачак, ул 12 июньгә кадәр барачак. Чемпионат матчлары «Хезмәт резервлары» һәм «Олимп» стадионнарында уздырылачак.


Бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы

Казан 2013 елның 2 - 4 июнендә Бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеген кабул итәчәк. Ярышлар Оренбург тракты, 101 адресында урнашкан Теннис академиясендә узачак.


2013 елгы Суга сикерү буенча XXII FINA гран-при сериясе ярышлары

27 майдан 1 июньгә кадәр Казанда 2013 елгы Суга сикерү буенча XXII FINA гран-при сериясе ярышлары узачак. Ярышларны шәһәрнең төп спорт объектларының берсе, махсус 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен төзелгән Су спорт төрләре сарае кабул итәчәк.


Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия чемпионаты

27 майдан 3 июньгә кадәр Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия чемпионаты булачак. Ярышлар «Ак Бүре» универсаль спорт комплексында узачак.


Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры

22 майдан 27 майга кадәр XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында традицион рәвештә 1997-2000 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры уздырыла. Ярышлар «Казан» ат спорты комплексында булачак.


Волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы

20 майдан 27 майга кадәр Казанда волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы узачак. Аны оештыручылар - Бөтенроссия волейбол федерациясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Ярышлар Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек кысаларындагы сынау ярышлары программасына керә.


Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

2013 елның 23 - 27 апрелендә Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү бөенча Россия чемпионаты узачак. Ярышны оештыручылар – Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Россия синхрон йөзү федерациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.


Йөзү буенча Россия кубогы финалы

2013 елның 16 – 22 апрелендә Казанда Йөзү буенча Россия кубогы финалы булачак. Ярышлар махсус Универсиада һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен төзелгән Су спорт төрләре сараенда узачак.


Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге

2013 елның 12-17 апрелендә Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге уза.


Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге

Казанда 2013 елның 11 – 17 апрелендә Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге узачак. Россиянең 13 шәһәреннән, ягъни Мәскәү, Санкт-Петербург, Бузулук, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Пенза, Руза, Электросталь, Саратов, Ставрополь, Тольяти, Чиләбедән 150 спортчы килер дип көтелә.


Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышлары

Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышлары Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларындагы сынау ярышлары программасына керә.


Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы

Казанда 2013 елның 27 мартыннан 1 апреленә кадәр «Гимнастика үзәге» спорт комплексында спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы уза.