Уеннар барышында шәһәр траспорты йөрешенең махсус яңа схемасы булдырылды: тукталышлар спорт объектларына мөмкин кадәр якын урнаштырылган. Шуңа күрә дә шәһәр транспорты белән куллану бик кулай.
XIX гасырда Казанның зураюы шәһәрдә транспорт инфраструктурасы үсүгә этәргеч булып тора. Инде бу вакытта ук Казанда җәмәгать транспорты барлыкка килә. Мисал өчен 1854 елда Казанда Россиядә иң беренчеләрдән булып 12 кешелек дилижанслар, икенче төрле итеп әйткәндә – омнибуслар йөри башлый. 1875 елда исә атлы тимер юл эшли башлый. 1899 елдан казанлылар электр энергиясе ярдәмендә хәрәкәтләнә торган трамвайлардан файдалана башлыйлар. Мондый трамвайлар ул вакытта Россия Империясенең башкаласы – Санкт-Петербург шәһәрендә дә булмый әле. Шәһәр янындагы бистәләргә бару өчен извозчиклар хезмәте күрсәтелгән. Извозчиклар ул вакытта бик оешкан төстә эшләгән, аларны шәһәр идарәсе ныклы контрольдә тоткан. XX гасырның беренче яртысында Казанда инде беренче автобуслар һәм троллейбуслар да йөри башлый.
Бүгенгә Казанда заманча, күптармаклы автобус, трамвай троллейбус маршрутлары челтәре эшләнгән. 2005 елда Татарстан башкаласында метрополитен да эшли башлады. Киләчәктә метро станцияләрен дә җәелдерү, тармакландыру күздә тотыла. Хәзер Казанда транспорт системасы зур үсеш ала. Бүген яңа трамвай һәм троллейбус линияләре төзелә, яңа автобус марштурлары булдырыла, яңа метро станцияләре ачыла.
Казан халкы һәм калабыз кунаклары игътибарына: XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада көннәрендә, ярышлар үткәрү сәбәпле, шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә.
6 июль көнне иртән шәһәребездә Универсиада Уты эстафетасының финал этабы узачак. Иртәнге 9.00дән 12.00гә кадәр Мәүлетов урамыннан Кремлевская урамына кадәр (Оренбург тракты һәм Павлюхин урамнары аркылы) юл чикләнә. Эстафета уза бару белән, юлның бушаган өлеше дә ачыла бара.
Универсиада Уты эстафетасы маршруты
Универсиада ачылу һәм ябылу көннәрендә, 6 һәм 17 июльдә, 18.00дән 02.00гә кадәр Көньяк трасса буйлап (Җиңү проспекты), Универсиада авылыннан алып “Казан Арена” стадионына кадәр, транспорт хәрәкәте ябыла.
9, 10 һәм 12 июль көннәрендә Универсиада кысаларында спорт йөреше ярышлары узачак. Шуңа күрә төнге уникедән алып 12.00гә кадәр Киров дамбасы һәм Кремлевская яры буйлап транспорт хәрәкәте ябыла.
Казанның автобуслар паркын заманча Россия автобуслары (НефАз, Маз) һәм Кытайда җитештерелгән автобуслар (Higer, Golden dragon) тәшкил итә. 2007 елдан бирле Казанда транспорт паркын яңарту дәвам итә. Бу дәвердә 2500дән артык искергән модельле автобуслар гамәлдән чыгарылды. Алар әкренләп сыйдырышлылыгы зуррак булган, Euro3 экология таләпләренә җавап биргән автобуслар белән алыштырыла. Транспорт паркын яңарту пассажирлар йөртүне куркынычсызрак итәргә, шәһәр юлларында транспорт агымын киметергә һәм шәһәрдәге экология хәленә уңай йогынты ясарга ярдәм итә.
Юл бәясе: 19 сум, транспорт картасы буенча - 17 сум.
Казандагы трамвайлар тарихы йөз елдан да артып китә. Хәзерге вакытта шәһәр трамвайлар паркында кулланыла торган заманча модельләр барысы да Россиядә эшләнгән. Күптән түгел генә трамвайлар паркын да яңарту башланды. Шәһәр өчен күбрәк сыйдырышлы, киң, уңайлы вагонлы трамвайлар сатып алына. Әлеге трамвайлар гамәлгә кертелгәннән соң әлеге транспорт төре белән файдаланучылар саны артыр, дип көтелә. Трамвай иң уңайлы шәһәр транспорты санала. Чөнки хәрәкәтләнгәндә ул автомобиль агымына тәэсир итми, үз юлыннан бара. Казан трамвай паркында экскурсияләр, туристик сәяхәтләр өчен аерым маршрутлар да бар. Шулай ук Казанда вагон-ресторанлы трамвай да бар.
Юл бәясе: 15 сум, транспорт картасы буенча - 14 сум.
Казан троллейбуслар паркында Россиядә эшләнгән модельләр генә кулланыла. Барлык модельләр дә зур сыйдырышлы, өч дәрәҗәдә яктыртыла һәм яхшы җилләндерелә. Бүген троллейбус экологик яктан иң чиста транспорт төре булып санала. Аның расписаниесе бик уңайлы: троллейбуслар 8-10 минут саен йөреп тора һәм тәүлек буе диярлек хәрәкәт итә.
Юл бәясе: 16 сум, транспорт картасы буенча - 15 сум.
Казандагы иң яшь транспорт төре. Казанда метро линиясе 2005 елда ачылды. Казан метро линиясе ун станциядән торган һәм Казансу елгасының ике ярын тоташтыручы бер ботакны тәшкил итә. 2013 елның 9 маенда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага махсус төзелгән “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш” дип аталган яңа метро станцияләре ачылды. Метрополитенның уңайлы яклары: төгәл расписание, юл “бөкеләре” булмау.
Юл бәясе: 16 сум, транспорт картасы буенча - 15 сум.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми пассажир ташучылары - сыйфатлы һәм куркынычсыз хезмәт күрсәтүне гарантияләүче өч такси компаниясе.
Аккредитацияле таксины түбәндәге телефоннар буенча чакырырга мөмкин:
«Такси-24 Казан» ҖЧҖ, тел.: +7 (843) 21-000-21;
«Такси АК БАРС» ҖЧҖ, тел.: +7 (843) 2-040-222;
«Такси Премьер» (ШЭ Данилов В.И.), тел.: +7 (843) 5-205-205.