Универсиада авылы торак микрорайоны Казанда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада үткәрү уңаеннан, спортчылар һәм делегацияләр составындагы башка катнашучылар өчен яшәү урын буларак төзелде.
Универсиадага кадәр һәм аннан соң авыл — Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары кампусы. Комплекс 14 500 кешегә исәпләнгән, Россиядә тиңдәше булмаган иң зур кампус.
Универсиада авылы Казанның Идел буе районында, Җиңү проспекты (Зур Казан боҗрасының Көньяк шәһәр эче магистрале) һәм Академик Парин урамнары янында, Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр территориядә урнашкан. Универсиада авылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузылган зур турыпочмаклы квартал формасында төзелгән.
Универсиада авылы «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән ерак түгел урнашкан. Микрорайонга 47 нче маршрут автобусы һәм 8 нче маршрут троллейбусы белән килеп була.
2009 елның 10 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары – 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов катнашында Универсиада авылына беренче таш салу тантанасы узды. Универсиада авылы проекты баштан ук студентлар шәһәрчеге буларак планлаштырылды.
Универсиада авылының беренче өлеше 2010 елның 30 августында ук студентларны кабул итте. 2 кластерга берләштерелгән 20 торак корпусның гомуми мәйданы – 187 мең кв.м., биредә бер үк вакытта 7 меңнән артык кеше яши ала. Студентларны урнаштырган вакытта FISU тарафыннан тәкъдим ителгән аккредитацияләү программасы сыналды. Нәтиҗәдә, 1142 кеше 8 сәгать эчендә урнаштырылып бетте, һәрберсе турында мәгълүмат бердәм базага кертелде.
Универсиада авылы Уеннарга кадәр һәм аннан соң Россиядәге иң эре студентлар кампусы буларак хезмәт итәчәк.
Комплексның беренче ике кластеры Казан (Идел буе) федераль университеты карамагына тапшырылган. Өченче кластер исә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә тапшырылачак. Бүген Универсиада авылында дөньяның 41 иленнән 6000 тирәсе студент яши. Аларның 64 %ы Татарстан Республикасыннан, 30 %ы – Россия Федерациясе төбәкләреннән, ә 6%ы чит илдән килеп укучылар.Укырга
Универсиада авылы 2013 елны 29 июнендә рәсми рәвештә ачылды. XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары вакытында ул спортчыларның һәм делегацияләр составындагы башка катнашучыларның яшәү урынына әйләнде.
Авыл комплексында инфраструктура яхшы үсеш алган. Монда даруханә һәм сәламәтлек пункты, җәмәгать тәртибен саклау пункты, кер юу хезмәте, спорт җиһазларын прокатка биреп тору салоны, чәчтарашханә, супермаркет, туклану урыннары, почта бүлекчәсе, сервис үзәге, ателье эшли.
Болардан тыш, монда яшәүчеләрнең ял вакытын файдалы уздыруы өчен бөтен шартлар да тудырылган. Роликлы тимераяклар, самокатлар, велосипедлар бушлай бирелә, Бер ишегалдында шахмат мәйданчыгы куелган һәм «Чесбол» уены өчен зур шахмат фигуралары ясалган. Флаглар аллеясе белән янәшәдә волейбол, баскетбол һәм футбол мәйданчыклары урын алган.
Студентлар Уеннарында катнашучыларга авылның торак зонасында гына түгел, Ә Халыкара мәгълүмат үзәгендә дә хезмәтләр күрсәтелә. Монда аккредитация һәм команда үзәкләре эшли, килү-китү зоналары, спорт мәгълүмат үзәге, туклану зонасы, киләчәктәге Уеннарның оештыру комитетлары һәм FISU офислары, Делегация башлыклары очрашулары өчен зал һәм Диннәр үзәге урнашкан.