2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тамашачыларга

Билет сатып алу

Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың барлык спорт чараларына да билетларны күрсәтелгән адреслар буенча шәһәр кассаларында, «Кассир.ру» рәсми билет операторы сайтында, шулай ук Электрон Хөкүмәт Инфоматларында алырга мөмкин.

2013 елгы Универсиада спорт чараларына алынган билетлар ярышлар узган көндә өстәмә өстенлекләргә ия.

Спорт чарасында булу турындагы билетка куелган махсус тамга паркка керү мөмкинлеге бирә.

  • Барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә.
  • Универсиада Паркына ирекле керү мөмкинлеге анда һәркем Россия халыкларының мәдәни мирасы белән таныша ала һәм дөньякүләм танылган Cirque du Soleil циркының урам тамашасын карый ала.

Тамашачылар игътибарына, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья Универсиадасы ярышлары расписаниесенә үзгәрешләр кертелде. Тулырак.

Тамашачыларны Ачылу һәм Ябылу тантаналарына ташу

Универсиаданы Ачу тантанасына Дәрвишләр бистәсе (Липатов ур.), Юдино бистәсе (Тимер юлчылар мәдәният сарае), Жилплощадкадан (Химическая ур.) тамашачыларны ташу 6 июльдән, 17.00 сәгатьтә башлана. Автобуслар аннан һәр 15 минут саен йөриячәк.

Тамашачыларны Универсиаданы Ачу тантанасына алып китү урыны булып “Кәҗә Бистәсе” метро станциясе санала. Аннан һәр 10 минут саен “Казан-Арена” стадионына автобуслар йөриячәк.

Стадионга иң якын тукталыш булып “Гаврилов” җәмәгать транспорты тукталышы санала. Анда 7, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 55, 60, 62, 76, 10, 10а номерлы автобуслар, шулай ук 2, 13 номерлы троллейбуслар яисә 5, 6 трамвайларга утырып барырга мөмкин.

Тамаша тәмамланганнан соң автобуслар һәм шаттлларга утырып Юдино, Дәрвишләр бистәсе һәм Жилплощадкага, шулай ук «Кәҗә Бистәсе» метро станциясенә кадәр кайтырга була. Моннан тыш, «Сфера» (Гаврилов ур.) такси хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Тамашачыларга уңайлы булсын өчен махсус Универсиаданы Ачу һәм Ябу тантаналарында транспорт белән тәэмин итү схемасы эшләнгән, анда маршрутның кая баруы, тукталыш пунктлары билгеләнгән, ә төп дүрт маршрут буенча алып бару һәм алып кайту төрле төсләр белән күрсәтелгән.

Универсиаданың Ачу һәм Ябу тантанасына такси белән барырга теләүчеләр аккредитация узган пассажир ташучылар хезмәтеннән файдалана ала, телефоннары:

  • «Такси-24 Казань» +7 (843) 210-00-21
  • «Такси БЕЛЫЙ БАРС» +7 (843) 204-00-22
  • «Такси Премьер» +7 (843) 520-52-05

Хөрмәтле тамашачылар! «Казан Арена»га бару вакытын алдан ук планлаштыруыгызны сорыйбыз. Шул ук вакытта стадионга кергәндә тикшерү узарга кирәклеген истә тотыгыз. Куркынычсызлык таләпләре нигезендә “Казан Арена” стадионына үзең белән очлы тимер, кадый һәм кисә торган әйберләр (шул исәптән, озын саплы кулчатырлар), шулай ук пыяла һәм тимер савыттагы эчемлекләр, лазер җайланмалары алып керү тыела.