2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Әлмәт дәүләт нефть институты

Адрес: Россия, Татарстан, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 2 йорт
Телефон/факс: (8553) 31-00-04, 43-88-35
E-mail: alni@rambler.ru
Рәсми сайты: http://agni-rt.ru

2011 елның 3 ноябрендә Әлмәт дәүләт нефть институты 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

1956 елда Әлмәттә И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтының читтән торып уку бүлеге ачыла. Алга таба ул институтның филиалы буларак эшли башлый. 1992 елның июлендә исә уку йорты базасында мөстәкыйль институт булдырыла. 2003 елдан бирле уку йорты Әлмәт дәүләт нефть институты буларак эшли.

Бүген институтта 6000нән артык студент, тыңлаучы һәм аспирант белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 350 югары квалификацияле фәнни хезмәткәрдән  гыйбарәт. Аларның күбесе фәнни дәрәҗәгә ия фән кандидатлары һәм фән докторлары.

Әлмәт дәүләт нефть институты галимнәре һәм студентлары Россиядә генә түгел, чит илдә үткәрелә торган конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар.

Югары уку йорты студентлар, укытучылар һәм институт хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен максатчан эш алып бара. Институтта «Сәламәтлек марафоны» дигән программа эшли. «Буревестник» спорт клубында 11 спорт секциясе булдырылган.

Институт республика күләмендә үткәрелгән «Универсиада дәресе» конкурсында актив каташты. Уку йортының «Гаудеамус лагере» проекты «Универсиадага багышланган аудиториядән тыш иң яхшы чара» номинациясендә җиңде. 2012 елның маенда исә институт студентлары «Универсиада йөзе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Әлмәт дәүләт нефть институтында «Ышаныч - Надежда» волонтерлар үзәге эшләп килә. Аның кысаларында дүрт волонтерлар берлеге эшли: «Клуб Ангела», «Счастливое детство», «Старшее поколение» һәм «Неравнодушные».


Спорт горурлыгы

Артур Тимерханов – гер спорты буенча спорт мастеры, яшьләр арасында дөнья беренчелегендә җиңүче  (Латвия, 2006), яшьләр арасында дөнья беренчелегенең бронза призы иясе (Германия, 2008), дөнья чемпионатында көмеш медаль иясе (Италия, 2008), дөнья чемпионатында бронза медаль (Украина, 2009), дөнья беренчелегендә 70 кг кадәрге үлчәүдә 1 урын, дөнья чемпионы (2009), Татарстан чемпионы (2006-2010). Укырга