2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан дәүләт энергетика университеты

Адрес: Россия, Татарстан, Казан шәһәре, Красносельская ур., 51 йорт
Телефон/факс: (843) 519-42-20, 562-43-30
E-mail: kgeu@kgeu.ru
Рәсми сайты: http://kgeu.ru

2011 елның 24 февралендә Казан дәүләт энергетика университеты 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «2013 елгы җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Казан дәүләт энергетика университетының тарихы 1968 елдан башлана. Ул вакытта Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак эшли башлый. 1999 елда ул Казан дәүләт энергетика институты дип үзгәртелә. 2000 елдан исә уку йорты университет статусын ала.

Казан дәүләт энергетика университеты – илдәге өч махсуслашкан энергетика югары уку йортының берсе. Белем бирү дәрәҗәсе, материаль-техник база һәм фәнни хезмәт белән шөгыльләнү өчен шартлар, уку процессының сыйфатлы оештырылуы буенча ул төбәктәге иң яхшы уку йортларыныннан санала.

Бүген институтта 10000нән артык студент белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 535 фәнни хезмәткәрдән (аларның 304е – фәннәр кандидаты, 66сы – фәннәр докторы) гыйбарәт.

Университетның халыкара эшчәнлеге берничә төрле юнәлеш буенча алып барыла. Казан дәүләт энергетика университетында кадарларны әзерләү һәм өстәмә белем бирү буенча 3 халыкара фәнни-гамәли лаборатория эшли. Алар эре халыкара компанияләр белән бергәлектә оештырылган: DANFOSS (Дания), SIEMENS, Шнейдер Электрик.

Югары уку йортында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәтләндерү дәресләре алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. 2009 елдан бирле «Шеланга» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында ел саен Татарстан югары уку йортлары спорт лагерьләре арасында спартакиада оештырыла. Шулай ук университет студентлары шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда, эстафеталарда, Россиянең энергетика югары уку йортлары спартакиадасында актив катнаша.

Казан дәүләт энергетика университеты «Казан 2013» Башкарма дирекциясе үткәргән барлык чараларда да актив каташа. Шулай ук университетта волонтерлар үзәге эшли.


Спорт горурлыгы

Марат Биктаһиров – чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионнары кубогы иясе (2003), Россия чемпионы, чирәмдәге хоккей буенча Россия кубогы иясе (2005).

Екатерина Елизарова – самбо буенча дөнья чемпионы (2004).

Динар Шакиров – самбо буенча дөнья чемпионатының көмеш призы иясе (2004), дзюдо буенча дөнья кубогының көмеш призы иясе (2007).

Рамил Вафин – фехтовкалау буенча Европа чемпионатының бронза призы иясе (2007). Укырга