2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

М.Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институты

Адрес: Россия, Мордовия, Саранск шәһәре, Студентлар ур., 11а йорт
Телефон/факс: (8342) 32-19-25, 33-92-67
E-mail: mgpi@moris.ru
Рәсми сайты: http://mordgpi.ru

2011 елның 16 сентябрендә М.Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институты (МордДПИ) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «2013 елгы җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Мордва дәүләт педагогика институтына 1962 елда нигез салынган. 1972 елда институтка Идел буе халыклары арасында мәдәни-агарту эшләре алып барган мәгърифәтче Макар Евсевьевич Евсевьев исеме бирелә.

Бүген институтта 5000нән артык студент белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 375 фәнни хезмәткәрдән (аларның 30ы – профессор, 32се – фәннәр докторы) гыйбарәт.

Институт эре федераль фәнни проектларда һәм мәгариф программаларында катнаша, АКШ, Германия, Япония һәм башка чит ил уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.

Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча МордДПИ физкультура-спорт эшчәнлеге буенча илнең югары уку йортлары арасында үткәрелгән смотр-конкурста “2011-2012 уку елларында студентлар арасында физкультура-спорт эшчәнлеген оештырган Россиянең иң яхшы институты» номинациясендә икенче урын алды. 2012 елда институт югары һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында үткәрелгән «Сәламәт яшәү рәвеше югары уку йорты»  Бөтенроссия конкурсында катнашты. Конкурста уку йорты «Иҗат һәм социаль реклама ярдәмендә югары уку йортында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру һәм җәелдерү» номинациясендә җиңеп чыкты.

Институтта «Верное направление» волонтерлар отряды эшли. Студент-волонтерлар төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында актив катнашалар.


Спорт горурлыгы

Валерий Борчин – спорт йөрүе, Россиянең атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Россия чемпионы (2006, 2008, 2009). 20 чакрымга йөрүдә Олимпия чемпионы (Пекин, 2008), 20 чакрымга йөрүдә ике тапкыр дөнья чемпионы (2009, 2011).

Денис Нижегородов – спорт йөрүе, Россиянең атказанган спорт мастеры, 50 чакрымга спорт йөрүе буенча гамәлдәге дөнья рекордчысы, ике тапкыр Олимпия уеннары призы иясе (Афина, 2004; Пекин, 2008), дөнья вице-чемпионы (2011). Укырга