2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты

Адрес: Россия, Мордовия Республикасы, Саранск шәһ., Большевистлар ур., 68 йорт
Телефон/факс: (8342) 47-29-13, 29-05-45, 23-37-55, 47-29-13
E-mail: dep-general@adm.mrsu.ru
Рәсми сайты: http://mrsu.ru

2011 елның 17 сентябрендә Н.П. Огарев исемендәге Мордовия дәүләт илкүләм тикшеренү университеты «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» Башкарма дирекциясе белән килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дәрәҗәсен алды.

Мордовия дәүләт университеты тарихы 1931 елда нигез салынган Мордовия дәүләт педагогик институтыннан башлана. 2010 елда уку йортына «Илкүләм тикшеренү университеты» дәрәҗәсе бирелә. Университет карамагында 21 спорт корылмасы бар.

Уку йортының фәнни-педагогик составын 1655 кеше тәшкил итә. Алар арасында: 225 фән докторы, профессор, 1089 фән кандидаты, доцент. Югары уку йортында 24290 кеше, шул исәптән, 300ләп чит ил вәкиле белем ала

Университет төрле юнәлешләр (белгечлекләр) буенча югары һәм югары уку йортыннан соңгы профессиональ белем бирү программаларын тормышка ашыра, төрле фәннәр буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр башкара.

Н.П. Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара. Университет «Сәламәт яшәү рәвеше югары уку йорты» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе (2010) һәм призеры (2011, 2012).

2010 елда уку йортында Волонтерлар үзәге оештырыла. Волонтер студентлар III «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында (2011), спорт йөрүе буенча дөнья кубогында (2012), «Студентлар язы – 2012» Бөтенроссия ачык фестивалендә һәм башка мөһим чараларда катнашты. Волонтерлар шулай ук «Универсиада йөзе» һәм «Полиглот 2013» Бөтенроссия конкурсларында да чыгыш ясады. Университетның 10 студенты «Бүләкләү төркеме» белән «Атташе һәм тәрҗемәчеләр» юнәлешләре буенча сайлап алуны узды.


Спорт горурлыгы

Елена Лашманова – спорт йөрүе буенча юниорлар арасында дөнья чемпионы (2010), юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Европа чемпионатының 10 чакрымга йөрүе буенча ярышларның җиңүчесе (2011), спорт йөрүе буенча XXV дөнья кубогының алтын медале иясе (2012), 20 чакрымга йөрү буенча Олимпия чемпионы (2012, Лондон). Укырга