2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты

Адрес: Россия, Ульяновск шәһәре, В.И.Ленинның тууына 100 ел ур., 4 йорт
Телефон/факс: (8422) 44-30-66, 44-30-46
E-mail: rector@ulspu.ru

И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты (УлДПУ) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Ульян педагогика институты (1994 елдан – университеты) 1932 елда ачылган. Сиксән ел эчендә югары уку йортын 60 меңнән артык студент  тәмамлаган. Уку йортын тәмамлаучыларның күбесе үз язмышларын мәктәп һәм башка белем бирү учреждениеләре белән бәйләгән.

Хәзерге вакытта университетта 6000ләп студент белем ала. Студентларга белем бирү югары дәрәҗәдә алып барыла. Чөнки уку йортының укытучы-профессорлар составы бик көчле. Биредә 59 фән докторы, профессор һәм 260 фәннәр кандидаты, доцентлар эшли. Университет составында 10 факультет исәпләнә.

Уку йортында хезмәткәрләр һәм студентлар арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. 2009 елдан университетта җәмгыятьтәге социаль куркыныч күренешләрне профилактикалау үзәге эшли. УлДПУ волонтерлары Ульян өлкәсендә төрле акцияләр оештыралар, агитация чаралары үткәрәләр.

Студентлар арасында сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруның мөһим өлеше – спорт. Университетта якшәмбе көн клубы эшли. Әлеге клуб кысаларында бик күп төрле спорт чаралары үткәрелә.

Биредә Инвалидларны тернәкләндерү гуманитар үзәге оештырылган. Әлеге үзәк ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни чаралар үткәрә.

Югары уку йортында белем алучы студентлар 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында үткәрелүче чараларда бик актив катнашалар. УлДПУның «Вираж» черлидинг командасы 2013 елгы Уеннарда «Спорт программаларын озатып бару» юнәлеше буенча катнашачак. Университетның дүрт студенты «Универсиада йөзе» Бөтенроссия конкурсында катнашып, финалист булдылар. Алар универсиадада бүләкләү төркеме буларак катнашачак.


Спорт горурлыгы

Алена Полян – XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада гимнастика буенча (ирекле күнегүләр) алтын медаль иясе (Шеньчжэнь, 2011).

Алексей Лёзин – бокс буенча Европа чемпионы (Тампер, 2000).

Юрий Шопин – биатлончы, яшьләр арасында Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты җиңүчесе (2012).

Иван Галушкин - биатлончы, Россия яшьләренең II кышкы спартакиадасы призеры (2012). Укырга